Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйга

Иске сценарий буенча эшләгәннәр

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең кизү частенда ике мошенниклык факты теркәлгән.

1 июнь көнне шәһәр кафеларының берсенә шалтыраткан кеше үзен прокуратура хезмәткәре дип атаган һәм алты кешегә заказ биргән. Төшке ашны янәсе прокуратурага китерергә кирәк булган. Берничә минуттан соң яңадан шалтыраткан һәм берничә кәрәзле телефон номерына 6 мең сум акча салуны сораган. Аның ике соравын да үтәгәннәр, дөрес алты кешегә төшке ашны китергәннән соң прокуратурада әлеге заказ һәм кеше турында белмәүләре ачыкланган. Сүз уңаенда, шундый мошенниклык факты шәһәребездә булган иде инде, анда берничә кафедан хакимияткә заказ китерүне сораганнар иде. Ул күңелсез очрак күрәсең, бернәрсәгә дә өйрәтмәгән. Полиция хезмәткәрләре чираттагы тапкыр шундый тәкъдим алганнан соң моңа ышану өчен стационар телефоннан әлеге оешмага яңадан шалтыратырга тәкъдим итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев