Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Фаҗигә нәтиҗәсендә 4 яшьлек бала һәлак була язган

    Әлеге бәхетсезлек очрагы 29 май көнне кич белән Энгельс урамындагы йорт подъезды янында булган.

    Төзелеш фирмаларының берсе әлеге йортка капиталь ремонт ясый, хәзерге вакытта биредә фасадны бизәү белән шөгыльләнәләр. Бу кичне дә эшчеләр автовышка белән су агызу өчен билгеләнгән металл конструкцияләрне өскә күтәргәннәр. Шаһитлар сүзенә караганда, көчле җил нәтиҗәсендә дүртенче кат турысында металл профиль автовышкадан ычкынган һәм әти-әнисе белән баручы бала (ул бераз алданрак барган) өстенә очып төшкән.
    Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсенең районара тикшерү бүлеге хезмәткәре хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта суд медицина экспертизасы билгеләнгән, ул бала сәламәтлегенә зыян китерү дәрәҗәсен билгеләячәк. Татарстанның дәүләт инспекциясе хезмәт законын үтәү, шул исәптән хезмәтне саклау һәм техник иминлек кагыйдәләре буенча таләпләрне үтәү өлешендә тикшерү уздыра.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: