Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Авария нәтиҗәсендә «Ока» кюветка төшкән

    Чистай-Аксубай автоюлының 8 нче километрында ике машина катнашында юл-транспорт вакыйгасы булган.

    «ДЭУ-Нексия» автомашинасын йөртүче, узып китү маневры ясаганда, иминлекне сакламаган һәм «Ока» машинасы белән бәрелешкән. «Ока» машинасын йөртүче исә сул якка борылу сигналын кабызмыйча, маневр башкарырга керешә. Бәрелешкәннән соң «Ока» кюветка төшә.
    Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә «Ока» автомашинасын йөртүче һәм пассажир җитди имгәнүләр алалар, шулай ук «ДЭУ-Нексия» пассажиры да зыян күрә.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: