Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Авария нәтиҗәсендә мотоциклчы һәлак булды

    16 июльдә, киче бишенче сәгатьләрдә К. Маркс һәм Базарная урамнары чатында үлемгә китергән фаҗига булды.

    43 яшьлек ГАЗ-2705 автомобилен йөртүче сул якка, Базарная урамына борылганда каршы як юнәлешендә хәрәкәт итүче "Хонда" мотоциклын уздырмый.
    Мотоцикл белән идарә итүче яшь кеше бер ай элек кенә 28 яшьлеген билгеләп үткән, бәрелү нәтиҗәсендә алган җәрәхәтләре үлемгә китергән ул юл-транспорт вакыйгасы булган урында вафат була.
    ДАИ бүлегеннән хәбәр иткәнчә, "Газель" машинасын йөртүче агымдагы елда алты тапкыр административ җавапка тартылган, штрафлары түләнмәгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Хокуклары бозылса, кулланучыга ничек эш итәргә
    • 10 ноябрь 2017 - 10:12
      Россиянең иң яшь бәйрәмнәренең берсен концерт белән билгеләп үттеләр
    • 17 май 2018 - 16:58
      Урамыбыз ялт итте
      Май  бәйрәмнәрен бөтен кеше дә көтеп ала торгандыр мөгаен, ник дисәң, ниһаять, җир йөзенә  көтеп алынган яз аяк баса. Җылыга, кояшка тилмергән табигать  уяна. 
      83
      0
      0
    Ночной режим