Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Алексеевск районында үлемгә китергән юл-транспорт вакыйгасы булды

    2 июнь көнне иртәнге 5 сәгатьтә Алексеевск районының Юеш Көрнәле торак пункты янында юл-транспорт вакыйгасы булды. Анда ике кеше һәлак булды, берсе зыян күрде.

    ВАЗ-21099 автомобилен йөртүче тиешле тизлекне арттырган һәм борылышта машина белән идарә итә алмаган, нәтиҗәдә, каршы як хәрәкәт полосасыннан килүче ВАЗ-2110 автомашинасы белән бәрелешкән.
    Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә"99"нчы модельле машинаны йөртүче алгы тәрәзәдән очып чыккан, чөнки иминлек каешын эләктермәгән булган. "Унлы" артыннан килүче ВАЗ-2114 машинасы очып чыккан машина йөртүчене таптаткан һәм аны 20 метр тирәсе сөйрәп барган. Әлеге юл-транспорт вакыйгасында Чистай шәһәрендә яшәүче, "унлы" машинасын йөртүче дә һәлак булган. Аның пассажиры күп санлы тән җәрәхәтләре һәм баш мие селкенүенә шик белән Алексеевск дәвалау учреждениесенә китерелгән.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: