Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Яшь шахматчыларның уңышлары

    Гыйнвар башында шәһәр чемпионаты һәм Казанда шахматлар буенча төбәк турниры башланып китәчәк.

    ТР чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлар булган шахматчы-ветеран­нарының уңышлары гомумбилгеле. Яшь шахматчылар да лаеклы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Никита Доб­рохотов яшүсмерләр арасында ТР беренчелегендә - икенче призер, ә Илгиз Якупов үзенең тренеры, әлеге юлларның авторы, белән бергә олылар арасында шахмат буенча шәһәр чемпионатында җиңүчеләр булдылар.
    "Кама аръягы гран-прие" төбәк турнирлары сериясендә өлкән сыйныф укучылары - Илгиз Якупов, Никита Доброхотов, Артем Балмин, Әлмира Галанцева, Владимир Рузанов командасы Яр Чаллыдан һәм Казаннан килгән иң көчле командаларны алга чыгарып, өченче урын яулады. Әлеге уңышлар даимигә әверелде, чөнки осталык, физик камиллек, психологик тотрыклылык, шулай ук спорт квалификациясе артты, ул беренче олылар разрядыннан түбәнрәк түгел. Тренер-укытучылар да үз квалификацияләрен камилләштерәләр. Яшь тренер Рамил Ханов күптән түгел ир-атлар арасында узган ТР чемпионатында иң яхшылар алтылыгына керде һәм спорт мастерына кандидат нормасын үтәде.
    Кече мәктәп укучылары-шахматчыларны да билгеләп үтәргә кирәк. Диана Шәмсетдинова кызлар арасында "Большая Кама" бөтенроссия турнирында икенче урынны яулады. Кирилл Акифьев, Булат Ишков, Максим Кудряшов, Вова Цыганов, Катя Пруссакова үз яшь категорияләрендә ярыйсы гына нәтиҗәләр күрсәтәләр. Иң кечкенәләр арасында узган турнирда Виктор Ветлужеский һәм Лиза Грачева җиңүчеләр булдылар. Шәһәр чемпионатында, шулай ук Казанда төбәк турнирында шахмат көрәшен башлаган барлык яшь шахматчыларга уңышлар телибез.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: