Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Һәркемнең күңеленә хуш килерлек ярышлар

    "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә туплы хоккей, мини-футбол, гер спорты, өстәл теннисы һәм гомумфизик әзерлек буенча ярышлар узды.

    Йөздән артыграк спортчы иң яхшы дигән исемне йөртү хокукын алу өчен көрәште. Хоккейчылар арасында мәйдан хуҗалары - "Олимп" командасы җиңү яулады. Футболчыларда "Огонек" котлаулар кабул итте.
    Гер спорты буенча ярышлар классик көрәш схемасы буенча узды. Үз яшь төркемнәрендә Алексей Иванов, Алексей Лобов, Андрей Афанасьев, Дарья Красноперова җиңүчеләр булдылар.
    Өстәл теннисы ике яшь категориясендә спорт сөючеләрне җыйды. Биредә Тимур Сәлимов һәм Андрей Бобровны хөрмәтләделәр. Гомумфизик әзерлек буенча ярышлар тәэсирле узалар һәм шактый күп җанатарларны җыялар. Михаил Заборскийны, Реваль Адылевны, Яна Михайлованы алкышладылар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: