Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Педагог һәм шахматчы истәлегенә

    Безнең шәһәрдә талантлы педагог һәм шахматчы Алексей Шабаев истәлегенә багышланган республика турниры үтте.

    Бишенче тапкыр ул иң көчле спортчыларны җыя. Быел хуҗалар белән бергә, анда Әлмәт, Лениногорск вәкилләре катнаштылар. Беренче көнне яшь шахматчылар көрәштеләр. Үз яшь төркемнәрендә Кирилл Акифьев (3 нче гимназия), Диана Шәмсетдинова (7 нче мәктәп), Максим Кудряшов (9 нчы мәктәп), Катя Русакова (4 нче мәктәп) җиңүчеләр булдылар.
    Икенче көнне эстафетаны олылар, беренче разрядлы, югары республика рейтингы булган спорт ветераннары кабул иттеләр. Андрей Демидов, Алексей Шабаевта шөгыльләнгән Ольга Спешилова иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Егетләр арасында Никита Доброхотов, кызлар арасында - Альмира Галанцева беренче булдылар, икесе дә 1 нче лицейдан.
    Турнир балалар һәм яшьләр иҗаты йорты базасында үткәрелде, анда катнашучыларны Алексей Васильевичның улы - Илья Шабаев сәламләде. Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: