Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кыш бабай призларына

Мәктәп каникуллары көннәрендә "Олимп" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә спортның биш төре буенча Кыш бабай призларына турнирлар узды, анда йөзгә якын кеше катнашты.

Беренче булып стартка Яңа ел чаңгы узышында катнашучылар чыктылар. Үз номинацияләрендә Виталий Гордеев, Айрат Баһаветдинов, Илья Волостнов, Алена Хмелева иң яхшылар булдылар.
Боз мәйданчыгында туплы хоккейчылар җиңү өчен көрәш алып бардылар. Хуҗалар - "Олимп" командасы чемпион титулын яулады, икенче урында - "Ракета", өченчедә - "Динамо".
Мини-футбол буенча турнир 3 нче гимназия базасында үткәрелде. Биредә "Ракета" командасы лидер булды. Призерлар өчлегендә - "Волна" һәм "Стрела".
Гер күтәрүчеләр ике яшь категориясендә көрәш алып бардылар, Алексей Иванов һәм Сергей Мартынов җиңүчеләр булдылар.
Өстәл теннисы буенча турнир шулай ук ике яшь төркемендә узды. Җиңү белән котлауларны Вадим Шушканов, Роман Макаров кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев