Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Инвалидлар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр

Шәһәрдә инвалидлар ункөнлеге кысаларында спортның күп төрләре буенча ярышлар узды.

Балалар һәм яшьләр иҗат йортында шахматчылар, шашкачылар һәм теннисчылар ярыштылар. Шашка буенча беренче урыннарны Светлана Миңнекиева һәм Хөрмәтулла Кәлимуллин алдылар. Шахмат уенында Валентина Солдатова һәм Сергей Пагин беренчеләр булдылар. Өстәл теннисы буенча ярышларда күп кенә республика чемпионатларында катнашкан Алмаз Габитов җиңүче дип табылды. Инвалидлар җәмгыяте җитәкчелеге күрсәткән хезмәтләре өчен балалар һәм яшьләр иҗат йорты коллективына рәхмәт белдерә.
"Батыр" спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр армрестлинг, авыр атлетика, гер күтәрү буенча (спортның барлык көч төрләре тәкъдим ителгән иде!) көч сынаштылар. Алмаз Габитов барысыннан да яхшырак турникта тартылды, Елена Гатина - эскәмиядән этелде. Шул ук спортчылар ятып штанганы салмак күтәрүдә аерылып тордылар. Беренче тапкыр бочча узды - бу параолимпия уеннарының яңа төре. Башта коляскада утыручы инвалидлар үзләре өчен гадәти булмаган ярышка сагаеп карадылар, әмма соңыннан уен аларны үзенә җәлеп итте, аларда үзләрен үтә тәвәкәллек белән күрсәтү теләге барлыкка килде. Авырулар һөҗүменә бирешмичә, алга таба да шундый булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев