Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Чистай боксчысы җиңде

    Ленар Мифтахетдинов бокс буенча Бөтенроссия турнирында җиңүче булды.

    Бу ярышларда Татарстаннан, Башкортостаннан, Удмуртиядән, Киров шәһәреннән 120дән артык көчле спортчылар катнашты. Безнең бокс мәктәбеннән Ленар Мифтахетдинов катнашты. Ул өч уен үткәрде һәм барысында да җиңү яулады. Нәтиҗәдә, чистайлы беренче урын алды. Кубок, медаль һәм грамота белән бүләкләнде. Ә аның тренер-остазы Валерий Шестаков махсус бүләккә лаек булды. Афәрин! Безнең котлауларны кабул итегез, сезнең киләчәктә дә югары уңышларга ирешүегезне телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: