Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Авыл волейболчылары көч сынаштылар

Бу көннәрдә 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре арасында волейбол буенча турнир узды.

Әйтергә кирәк, яшьләр эшләре бүлеге даими рәвештә авыл спортчылары арасында ярышлар уздыра. Үзеңне күрсәтү, көрәшү тәҗрибәсен туп­лау, үз көчеңне бәяләү мөмкинлеге барлыкка килгәндә бик әйбәт. Әлеге турнир дүрт зонада узды, аның һәрберсендә финалга чыгу өчен берничә авыл җирлеге командасы көрәште. Нәтиҗәдә, йомгак ясау этабында төп көндәшләр - Чистай Выселкасы, Кызыл Яр, Түбән Кондрата, Луч поселогы волейболчылары очраштылар, аларның барысы да кайчандыр уенда отканнар.
-Әлеге турнирны оештырганда, без, иң элек, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итүне үз максатыбыз итеп куйдык, -ди яшьләр белән эшләү буенча белгеч Ольга Благова. - Бу шулай ук иң көчле уенчыларны ачыкларга, спортчыларның осталыгын арттыруга ярдәм итәчәк дип ышанабыз.
Хәер, үткәрелгән ярышлар буенча фикер йөртсәк, авылда да спорт белән актив шөгыльләнәләр. Моны шулай ук турнирга килгән яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова да билгеләп үтте. Түбән Кондратадан спорт инструкторы Федор Архипов сүзләренә караганда, аларда даими рәвештә төрле спорт төрләре: биатлон, шашка, шахмат, мини-футбол буенча ярышлар оештырыла. Иптәшләрчә очрашулар популяр.
-Авылда үзенең танылган спортчылары, ышанычлы терәк бар, - ди Федор Иванович, ул балалар һәм яшьләр белән 23 ел эшли. - Менә бүген дә команда составына Коля Леонов (капитан), Женя Васильев, Сергей Зайцев, ике Андрей Матвеевлар, Юрий Андреев, Андрей Федоров, Анатолий Захаров керәләр. Шундый егетләр булганда күп нәрсәгә ирешергә мөмкин. Бары тик җиңүгә омтылышларын, актив позицияләрен хупларга гына кирәк.
Түбәнкондраталылар, дөрес, бу юлы приз­лы урын яуламадылар, әмма аларның үҗәтлеге көнләшерлек. Алар актив катнашканнары өчен бүләкләнделәр. Мактау пьедесталының өченче баскычына - Чистай Выселкасыннан, икенчесенә Кызыл Ярдан команда күтәрелде. Турнирда җиңүчеләр дип Луч поселогыннан килгән волейболчылар танылды. Бүләкләү тантанасын спорт бүлеге финанслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев