Күптән түгел юл хезмәткәрләре шәһәрнең үзәк урамнарының берсе - Энгельс урамын төзекләндерүне төгәлләделәр.
Юл хезмәткәрләре урамга асфальт җәю буенча зур күләмдә эшләр башкардылар, - дип аңлатты шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин, - әмма тротуарларны төзекләндерү бурычы да куелды, алар буенча яшәүчеләр ничәмә-ничә тапкыр шәһәр башкарма комитетына зарларын белдергән булганнар инде һәм менә аларның мөрәҗәгатьләрен ишеттеләр. Эш шунда, даруханә һәм кибет хуҗалары аларны төрле биеклектә ясаганнар.
Мәсәлән, Чистай сәгать заводы базары янындагы даруханә үз территориясендә зур юл плитәсе җәйгән, ә аның янәшәсендәге кибет кечкенә плитәләр белән төзекләндерү үткәргән. Нәтиҗәдә, чистайлыларга йөргәндә бу уңайсызлыклар китергән, хәер, мондый төрлелек урамны бер дә бизәмәгән.
Бу мәсьәләдә инициативаны «Бетар» фирмасының директорлар советы рәисе Владимир Зайцев күтәреп ала. Фикердәшләре белән бергә ул Чистайны үстерү счетына акча күчерә. Шулай, сәгать заводы микрорайонында хәйрия фонды ярдәме белән яңа төзелеш башлана.
- Безгә тротуар плитәсен җәю өчен участок билгеләнде, - дип аңлатты бригадир Александр Борһанов, - Молодежная урамыннан Дзержинский урамына кадәр. Нәкъ менә биредә, урамның сул ягында тротуар плитәсе җәелә.
Шулай ук К.Маркс урамындагы бакчаны үзгәртеп төзекләндерү буенча да актив эш алып барыла. Төзүчеләр төп җәяүле юлларына бетон җәю буенча эшләр башкардылар, бордюрлар куйдылар.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев