Татарстанның сигез мәктәбендә, шулай ук «Сәләт» халыкара яшьләр мәгариф форумы мәйданчыгында Россия халыклары телләрен өйрәнү һәм укыту өчен – әлегә сүз татар теле турында бара – ясалма фәһем платформаларын куллану буенча сынау проекты гамәлгә ашырыла. Бу хакта Kazan Digital Week 2026 форумында «На родном» проекты җитәкчесе Тимур Сәлимов сөйләде
Белгечнең сүзләренә караганда, сүз Казанның алты мәктәбе һәм Яшел Үзәннең ике мәктәбе турында бара. Проект сентябрь уртасыннан эшләп килә. Әлеге мәктәпләрнең барлык туган тел укытучылары тиешле белем алган һәм системага кушылган.
«На родном» проекты тарафыннан эшләнгән система 30-60 секунд эчендә кызыклы интерактив дәресләр җыярга мөмкинлек бирә, ди Тимур Сәлимов.
Гамәлләр алгоритмы түбәндәгечә: укытучы кирәкле материалны ала: аудио, видео, текст яки тема буенча дәрес ясый ала, аны платформага кертә һәм берничә дистә секунд эчендә аның дәресе әзер дә була.
Проект җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзер платформа татар теленә җайлаштырылган, әмма Россия халыкларының башка телләре дә эшләнү стадиясендә.
«Без хәзер мари телен эшләп бетерәбез, ул финал әзерлек стадиясендә. Чуваш һәм башкорт телләре мәсьәләсен тикшерәбез», – ди ул.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев