Газета редакциясенә елгачылар поселогында яшәүче ханым даими рәвештә канализация сулары агуына зарланып мөрәҗәгать итте.
- Поселокта һәрвакыт сасы ис сизелә, ә коммуналь хезмәтләр бернинди чара күрмиләр. Шундый сулар суыкларда туңалар һәм машиналар йөри торган юлда чакыр-чокырлар барлыкка килә. Бу юлның иң куркыныч участокларының берсе. Ә бит каршыда гына балалар бакчасы. Ата-аналар сабыйларын балалар бакчасына алып киләләр һәм еш кына юлда таеп егылалар, - ди хатын-кыз.
Чыннан да, бу микрорайонда шундый хәл еш һәм елның теләсә кайсы вакытында кабатлана. Бу участокта бернинди ремонт эшләре үткәрелмәгән. Биредә балалар бакчасыннан кала, кадет мәктәп-интернаты һәм балалар уйный торган мәйданчык урнашкан.
Проблема бүгенгәчә хәл ителмәгән. Имгәнүләр алу куркынычы булган участок бетерелмәгән һәм анда хәтта ком да сибелмәгән. Поселок халкы һаман иза чигеп яши.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев