Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Грипп авыр өзлегүләр белән куркыныч

Грипп һәм вируслы йогышлы инфекцияләр (ОРВИ) авыруларның сезонлы үсеш чорында, аеруча көзен һәм кышын иң актуаль инфекцияләр булып калалар.

Бүгенге көндә республикада гриппның 89 очрагы теркәлгән. Алар барысы да H3N2 гриппының вирусына туры килә. Авыручыларның барысы да прививка ясалмаган булган. Быелның икенче атнасында Татарстанда 25831грипп һәм ОРВИ белән авырау очрагы теркәлгән, шуның белән бергә барлык яшь категорияләре буенча (2 яшькә кадәрле балалардан тыш) авырау дәрәҗәсе эпидеиологик чикне 62 процентка узып китте. Шуның белән беррәттән Казанда эпидемия чиге ике тапкыр, (барлык яшь төркемнәре арасында), Яр Чаллыда 32,6 процентка, Зеленодольскида 14,9 процентка артты.
Чистайда 9дан 15 гыйнварга кадәр кискен йогышлы вируслы авырулар белән авырауның 286 очрагы теркәлгән, бу эпидемиологик чиктән 21 процентка түбәнрәк. Балаларның авырау очраклары бик күп (гомуми авыру очракларының 84,6 проценты): мәктәп балалары - 81, мәктәп яшенә кадәрге яшьтәге балалар-151. Районда грипп белән авырау очраклары теркәлмәгән.
Исегездә тотыгыз! Бар төр грипп, аеруча тиз тарала торган, төрле катлаулылыклары булганнары (пневмония, үпкә абсцессы, миокардитлар, энцефалитлар, менингитлар, синуситлар, отитлар, ангина) бигрәк тә куркыныч. Балаларда, өлкәннәрдә һәм хроник авырулар белән интегүчеләрдә алар авыр нәтиҗәләргә бик тиз китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай грипп