Явыз ниятле кешеләр Чистайда яшәүчедән зыян китерә торган сылтама аша акчасын урлаганнар
Кеше һәм закон

Явыз ниятле кешеләр Чистайда яшәүчедән зыян китерә торган сылтама аша акчасын урлаганнар

Бер хатын-кыз 7,5 мең сум акчасыннан колак каккан

Чистайның полиция бүлегенең кизү частена 33 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул хокук сакчыларына дистанцион мошенниклар корбаны булуын, банк картасындагы акчадан колак кагуын хәбәр иткән.

Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зыян күрүченең телефонына SMS-хәбәр килгән. Банк исеменнән формалаштырылган хәбәр текстында зыян күрүче үзе дә белмәгән ниндидер заказ өчен 7 500 сум акча тотып калынуы турында хәбәр була. Күпмедер вакыттан соң шул ук номерга «счетны блокка кую» һәм алда акча тотып калуларны туктау өчен сылтама буенча күчәргә дигән икенче хәбәр килә.

Югалып калган хатын-кыз банкның мобиль кушымтасында мәгълүматларны чагыштырып та тормыйча, җибәрелгән сылтамага күчә. Аның әлеге гамәле автоматик рәвештә смартфонын зыян китерүче программа белән эшләүгә китерә. Йогышланганнан соң җайланма тулысынча сүнә, ә аның өстеннән контроль юкка чыга.

Элемтәне ялгау өчен күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәннән соң әлеге ханым явыз ниятле кешеләрнең аның «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси кабинетын ватканнарын күрә. Соңрак картасыннан 7500 сум акчасын урлаулары билгеле була.

Әлеге факт буенча Россия эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү комитеты «Мошенниклык» һәм «Компьютер мәгълүматларына хокуксыз керү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.

Полиция хезмәткәрләре катгый рәвештә шикле һәм тикшерелмәгән хәбәрләр сылтамалары буенча кредит оешмалары сылтамаларына күчмәвебезне сорыйлар. Счетыгыз һәм картаның блокка куелуын ачыклау өчен дә элемтәнең рәсми төрләреннән генә файдаланырга кирәк.  

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев