Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Үзара салым буенча референдумнар авылларны төзекләндерү проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәчәк

    Хәзер үзара салым буенча референдумнар бер көнне - ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәреләчәк. Агымдагы елның август аенда ТРның муниципаль берәмлекләр Советы президиумы шундый карар кабул итте.

    Әлеге мәсьәлә риторик түгел: референдумнар ел башында уздырылып, ә аннары акча һәм барлык кирәкле документация раслау өчен билгеле бер инстанцияләр уза, бюджеттан уртак финанслау соң керә. Сыйфатлы, ә иң мөһиме эшләрне вакытында уздыру өчен уртак финанслау агымдагы елның беренче кварталында керергә тиеш. Әмма практикада башкача, бу вакытта авыл җирлекләрендә референдумнар гына үткәрелә. Нәтиҗәдә, планлаштырылган эшләрне үткәрү өчен уңайлы вакыт кулдан ычкына.
    - Үзара салым хисабына хәл итәргә тиешле проблемалар барлык авыл халкы өчен дә актуаль: юл эшләре үткәрү, җирле зиратларны реконструкцияләү һәм башкалар, - дип сөй ли муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов. - Шуны да исегезгә төшерәсе килә, үзара салымның максаты - акча җыю гына түгел. Иң мөһиме, бу халыкны үз территориясе белән идарә итүгә, тормыш сыйфатларын мөстәкыйль яхшыртуга җәлеп итү.
    - Үзара салым программасы буенча җыелган акчаны тотуга контроль аеруча нык,- дип билгеләп үтте муниципаль районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Жанна Федичкина.- Ул палата тарафыннан казначейлыкның территориаль бүлеге белән берлектә алып барыла. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, акча максатчан гына тотыла. Авыл халкы референдумда акчаны нәрсәгә тотарга хәл итсә, шуңа гына тотыла. Моны прокуратура да ныклап күзәтә.
    Халык үзара салым программасы буенча акча җыюда актив катнашуга да карамастан, кайбер авыл җирлекләрендә алар әлегә кадәр тулысынча үзләштерелмәгән. Шулай итеп, зур авырлык белән җыелган акча авыл җирлекләре счетларында «үле» йөк булып ята. Кайбер авыл җирлекләрендә кулланылмаган калдыклар бар. Мәсәслән, 2014 елда шундыйлар икәү булды - Олы Талкыш һәм Татар Сарсазы авыллары. Беренчесендә файдаланылмаган сумма 164 мең сум тәшкил итә һәм ноябрьдә узачак референдумда чыгымнарны җибәрүгә формалаштыруны ачыклау кертеләчәк. Икенче авыл җирлегендә сумма кечкенә һәм булачак референдум нәтиҗәләре буенча акчаны үзләштерүгә җибәреләчәк.
    2015 елда җиде авыл җирлегенең файдаланылмаган акча суммасы әлегә 700 мең сум тәшкил итә, барысында да эшләр башкарылган, ә документлар түләүгә тапшырылган.
    2016 елда үзара салым кысаларында халык тарафыннан әлегә 2,5 миллион сумга якын (сүз уңаенда, бер миллионнан артыг­рагы тотылган) акча җыелган. Республика бюджеты гариза буенча 4 миллионнан артыграк акча бүлеп бирде. Шулай итеп, тулаем, авыл җирлекләрендә 9,5 миллион сум акча җыелган.
    Һәр кешедән торак пунктларны төзекләндерү өчен җыела торган акча суммасы 100 сумнан 1 мең сумга кадәр.
    Биредә Мөслим авыл җирлеге «рекордсмен» булды, анда Мөслим һәм Бахта авылларында яшәүче һәр кешедән 1әр мең сум җыелган. Җыелган акча бу авылларда юллар төзүгә тотылачак.
    - Ике авыл халкы үзара салым буенча референдумда төп мәсьәлә юлларга вак таш җәю дип санадылар,- дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Мәссәров. - Акча җыю нәтиҗәсендә һәм республика бюджеты ярдәме белән авыл җирлеге счетында 600 мең сум акча бар (418 меңе ике авылда яшәүчеләрдән җыелган, 200 меңгә якынын республика бюджеты өстәгән). Барлыгы 1,6 миллион сум акча тотарга планлаштырыла. Контракт буенча авансны түләдек инде, соңгы исәп-хисапны ясау өчен республика бюджетыннан акча көтәбез.
    Четырче авыл җирлегендә юлларны ремонтлау буенча эшләр төгәлләнгән.
    - Балигъ булган һәр яшәүчедән 100әр сум акча җыйдык,- дип сөйли авыл җирлеге башлыгы Михаил Новиков.- Нәтиҗәдә, 25 мең сум җыйдык, ә республика бюджеты тагын 100мең өстәде.
    - Түбән Кондрата авыл җирлегендә үзара салым буенча референдумга аеруча җитди карадылар, - дип сөйли җирлек башлыгы Сергей Васильев. - Җыелган акчага кәшәнә төзедек, аны бизәкләү эшләре үткәрдек, чишмәләрне төзекләндерүгә акча җыйдык. Быел зиратны төзекләндердек, ә бары 100әр сум гына җыйдык. Элегрәк тә игелекле эшләргә бергәләп акча җыйган идек.
    - Кемнеңдер акчасы авыл эчендәге юлларны ремонтлауга, зират рәшәткәләрен ремонтлауга, чишмәләрне төәекләндерүгә, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар сатып алуга, янгын сүндерү савытлары сатып алуга һәм урнаштыруга, күперләрне ремонтлауга, агачларны кисүгә һәм күп кенә башкага тотылачак. Уздырылачак һәм планлаштырылган эшләрнең исемлеге зур.
    Шунысы шатландыра, узган елларда үзара салым буенча акчаны үзләштерүнең бер үк төрләре кулланылган булса, хәзер әлеге исемлек сизелерлек зурайды.
    -Халык яхшы яшәү өчен яшәүчеләр үзләре дә күп көч куярга тиешләр дигән нәтиҗәгә килә,- ди ышаныч белән Рөстәм Хамматов. - Кешеләр тормышны яхшы якка үзгәртү өчен күп нәрсәнең үз инициативаларына бәйле булуын аңладылар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: