Ярты миллион акчасын башка кеше счетына күчергән, ә акчаны кире кайтармаганнар
Җәмгыять

Ярты миллион акчасын башка кеше счетына күчергән, ә акчаны кире кайтармаганнар

Акча алучы 535 мең сумны хәйрия акчасы дип кабул иткән

Суд җавап тотучыны акчаны кире кайтарырга мәҗбүр итте

Чистай шәһәр суды зур суммада акча күчерү буенча гражданлык эшен карады. Акча шактый зур 535 мең сум. Сергей (редакциядән: катнашучыларның исемнәре үзгәртелде) судка мөрәҗәгать итеп, әлеге сумманы 2018 елның сентябрендә Михаилга ялгышлык белән күчерүен, алар арасында бернинди дә килешү төзелмәгәнлеге турында сөйләде.

2019 елның ноябрендә Михаил адресына күчерелгән акчаны кире кайтарырга тиешлеге хакында боерык җибәрелә. Әмма барысы да элеккечә кала.

– Әлеге эшне карау вакытында ул үзенең финанс хәле авыр һәм акча күчерүчегә бу хакта билгеле булуы һәм аның акчаны хәйрия ярдәме буларак күчерүе, шуның өчен алар арасында бернинди дә килешү булмавы хакында сөйләде, – дип хәбәр итә суд ярдәмчесе Екатерина Пономарева.

Тикшерү вакытында шаһиттан да сорау алынды. Әлеге буталган хәлгә нәкъ менә ул ачыклык кертте дә инде. Суд утырышында ул 2018 елның авгус тында оешма директоры булган Михаил белән танышуы турында сөйләде. Финанс авырлыклары аркасында аңа акча кирәк була.

– Башта Михаил әлеге шаһиттан бурычка акча сорый. Әмма андый акчасы булмау сәбәпле, ул бирә алмый, әмма үзенең дусты – Сергейга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Сергей аның үтенечен канәгатьләндерә, акча күчерә. Әмма Михаил әлеге шундый зур суммадагы акчаның каян килүе белән дә кызыксынмый һәм билгеле инде, аларны кире кайтарырга да җыенмый, – дип хәбәр итә Екатерина Александровна.

Димәк, акчалар ялгышлык белән күчерелмәгән булып чыга. Гражданлык эшен караганда шунысы ачыклана: Михаил билгесез кешедән акча килүен белгән, әмма аларны кире кайтарырга уйламаган. Менә шул гариза бирү өчен нигез булып тора да инде. Суд Сергей файдасына карар кабул итте.

– Эш барышында барлык китерелгән дәлилләрне искә алып, суд дәгъва таләпләрен үтеп, акчаны тулысы белән кире кайтарту турында карар чыгарды. Татарстан Республикасы Югары суды Чистай шәһәр суды карарын, җавап бирүченең үтенечен үзгәрешсез калдырды, – ди суд ярдәмчесе.

 

Белешмә

Әлеге вәзгыять «нигезләнмәгән баю» ягъни закон белән расланмаган хокук актлары белән башка кеше хисабына мөлкәт алу яисә саклау төшенчәсенә керә.

Язма Чистай шәһәр суды матбугат хезмәтеярдәме белән әзерләнде.


Нет комментариев