50 мең сумлык бүләк өчен 15 финалист көрәшәчәк
«Туган тел фест» фестивале Татарстанда сигезенче тапкыр үткәрелә инде. Конкурс финалына 15 педагог чыкты, ә җиңүче 50 мең сум алачак. Призерларның исемнәре 26 сентябрьдә билгеле булачак.
Проект мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүче педагогларга юнәлдерелгән. Катнашучылар татар телен өйрәнүне балаларга кызыклырак итәргә ярдәм итүче гамәли методикалар һәм алымнар белән танышалар.
«Туган тел фест» фестиваленә нигез салучы Альбина Насыйрова сүзләренә караганда, бирегә креатив, инновацион, битараф булмаган педагоглар җыела. Алар замана балаларына кызыклы булсын һәм алар татар теле дәресләренә теләп йөрсеннәр өчен тырышалар.
Чыганак: Татарстан 24
Нет комментариев