Бер тапкыр бирелә торган пособиене 25 яшькә кадәрге хатын-кызлар ала алачак
Татарстанда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга икенче һәм аннан соңгы балалары туганда бер тапкыр бирелә торган 350 мең сум күләмендә түләү кертергә планлаштыралар. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карары ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
«2032 елның 1 гыйнварына кадәрге чорга икенче баласы һәм аннан соңгы балалары туганда 25 яшькә кадәрге хатын-кызларга 350 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә», – диелә документта.
Түләү алу өчен хатын-кызның Россия Федерациясе бюджет системасында салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү буенча бурычы булырга тиеш түгел. Пособие сорап бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк булачак.
Чыганак: Татар-информ
Нет комментариев