Җәмгыять

ТР Профсоюзлар федерациясе хәрби хезмәткәрләргә фронт өчен ярдәм партиясен тапшырды

...

Казанда узган «Бердәмлек көче: рәхмәт һәм ярдәм» махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренең беренче фестивалендә ТР Профсоюзлар федерациясе хәрби хезмәткәрләргә фронт өчен кирәкле техниканы үз эченә алган ярдәм партиясен тапшырды.

 

«Без гуманитар ярдәмне сугышчыларның сораулары нигезендә җыйдык. Кадерле ир-егетләр, эшләгәннәрегез өчен сезгә зур рәхмәт. Ә без сезгә булдыра алганча ярдәм итәргә һәрвакыт шатбыз. Безнең оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре алдында да баш иябез, чөнки аларның ярдәменнән башка махсус хәрби операция зонасына даими гуманитар йөк җибәрү мөмкинлеге булмас иде», – дип мөрәҗәгать итте йөкне кабул итүче сугышчыларга Татарстан Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева.

Чыганак: Татар-информ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев