7нче номерлы балалар бакчасына йөрүче малайлар һәм кызлар, шушы сабыйларның әти-әниләре, хезмәттәшләр яраткан, хөрмәт иткән һәм кадерләгән кешеләре бер үк вакытта шатланып һәм моңсуланып үз гомеренең яңа битен ача. Кырык еллык стажы булган тәрбияче Ольга Кириллова лаеклы ялга китте.
Балалар тавышы әле дә аның колагында яңгырый. Билгеле, дүрт дистә ел эшләгәннән соң, иртән-иртүк эшкә ашыгырга, тиктормас малайлар һәм кызлар белән очрашырга әзерләнергә, хезмәттәшләре белән эштә килеп чыккан мәсьәләләр буенча фикер алышырга хәзер инде кирәк булмавына күнегергә бик авыр. Аларның күбесе өчен ул остаз, теге яки бу хәлдә ничек эшләргә кирәклеген күрсәтүче, киңәш итүче, өйрәтүче була.
Педагог булырга теләк-омтылыш Ольга Владимировнада мәктәп елларында ук барлыкка килә. Аны еш кына пионер лагерьларына җибәрә торган булганнар, анда ул җәйне әйдаман буларак үткәрә. Әти-әнисе кызларында тәрбияче сәләтен күрә, нәкъ менә алар аңа педагогия училищесына укырга керергә киңәш итә.
– Мин, тыңлаучан кыз буларак, әти-әние киңәшенә колак салдым, хәзер аларга туры юл күрсәткәннәре өчен рәхмәтлемен. Гомеремнең күп елларын шушы һөнәргә багышлавыма тамчы да үкенмим, – дип уртаклаша әңгәмәдәшебез.
1979 елда, педагогия училищесын тәмамлап, Ольга Владимировна элек мәктәпкәчә учреждение бинасында урнашкан балалар йортында эшли башлый. 22 ел ул анда тәрбияләнгән малайларга һәм кызларга әниләрен алыштырган.
– Балалар йортында эшләү вакыты минем хәтеремдә гомер буена саклана. Авыр булса да, без тырыштык, өч сменада эшләдек. Хезмәттәшләремә ярдәм итәргә кирәк булса, вакыт белән исәпләшмәдем, калып та эшләдем. Коллектив тату иде, зур гаилә булып яшәдек. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен кышка бәрәңге әзерләргә барулар күңелле вакыт булып истә калды, – дип искә ала Ольга Владимировна.
2001 елда балалар йорты башка адрес буенча күченә, ә аның бинасында 7нче номерлы балалар бакчасы урнаша. Ольга Владимировна сабыйларга бөтен мәхәббәтен, күңел җылысын өләшә, аларны кайгырта.
– Мин балалар яратам. Тормышта иң кадерлене – баланы әти-әниләр ышанып тапшырган кеше тәрбияче һөнәренә генә ия булып калмыйча, күңел кушуы буенча эшләргә тиеш дип саныйм, – ди безнең героинябыз.
Ольга Владимировна төркемендә 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә. Аның хезмәт юлында күп чыгарылышлар булган. Ул балаларга, аларның әти-әниләренә ияләнүен яшерми. Күп еллар узгач та, очрашкан вакытта аларның һәркайсын таный.
– Үз төркемемә йөргән балаларны очраткач, күңелем шатлана. Мин аларның һәркайсы белән горурланам. Хәтта аларның инде үсеп буй җиткәннәренә ышанып та булмый, әле кичә генә шаян-шук сабыйлар иде бит. Шулай ук профессиональ һәм тормыштагы казанышлары турында ишетү дә күңелгә шатлык өсти, – дип хис-кичерешләрен яшермичә сөйли Ольга Кириллова.
Аның күзеннән яшь бөркелеп китте, күрәсең, хатирәләр тәрбияченең йөрәген тетрәндерде.
Эш аңа якын кешеләрне бүләк итә, алар белән дуслык дистә елларга сузыла. Хезмәттәшләре арасында Ольга Владимировна абруй һәм хөрмәт казана. Ул – теләсә кайсы эштә таянырга мөмкин булган кеше. Шаяртып алар бер-берсен гаилә подряды дип атыйлар.
– Безнең белән шундый искиткеч кешенең эшләгәненә сөенәбез. Әлбәттә, без аны җибәрергә теләмәдек, ләкин үзе, гаиләсе, оныклары өчен яшәргә кирәклеген яхшы аңлыйбыз, – ди безнең героиняның хезмәттәше Марина Галанцева. – Ул миңа үз тәҗрибәсен тапшырды. Мин балалар йортына эшкә килгәндә әле бик яшь идем. Ольга Владимировна ул вакытта инде 5 ел эшли иде. Миңа яңа эшкә күнегү авыр булды, әмма аның ярдәме белән мин инде педагог булып 35 ел эшлим. Башка хезмәткәрләр белән бергә ул һәрвакыт булыша, киңәш бирә, аңлата иде. Ә минем хезмәттәшләремә тиң буласым килә. Хәзер мин алган тәҗрибәмне яшьләр белән уртаклашам. Тагын бер якын дусты һәм хезмәттәше Аида Шәйдуллина Ольга Кириллова турында җылы сүзләр җиткерде.
– Ул һәр балага карата игелекле, мәрхәмәтле. Күпмедер вакыт без бер төркемдә эшләдек. Шулай ук минем аның ышанычлы кеше булуын билгеләп үтәсем килә. Мин улымны аның төркеменә йөрттем, – ди Аида Фәрит кызы. – Ольга Владимировна озак вакыт балалар бакчасында профсоюз лидеры һәм активисты иде. Вакыт узу белән үз вәкаләтләрен миңа тапшырды.
Безнең героинябызны балалар бакчасы җитәкчелеге дә югары бәяли, хөрмәт итә. Мөдир Резидә Урманчеева тәртип, балаларны мәктәпкә әзерләү һәрвакыт көчле булуын ассызыклый. Ольга Владимировна эшкә алынса, аны, һичшиксез, ахырына җиткергән. Ул үткәргән һәр чара мавыктыргыч, кызыклы була. Сер түгел, тәрбияченең эше иҗади, ул һәрдаим бер образдан икенчесенә күчә.
Килеп чыккан хәлгә карап педагогка төрле рольләр башкарырга туры килә: ул балалар өчен барысын да белә, һәр нәрсәгә өйрәтә торган укытучы да, уйнаганда иптәш тә, авыр минутларда ярдәм кулы сузучы якын кеше дә.
Ольга Владимировна ире Юрий Владимирович белән искиткеч балалар – Дмитрий һәм Екатеринаны үстергәннәр. Хәзер дүрт онык үсеп килә, алар әби-бабаларын иҗади уңышлары белән сөендерәләр. Олы һәм уртанчы оныклары – Анна һәм Анастасия – бию белән ныклап шөгыльләнәләр, Андрей модельләштерү белән мавыга. Сүз уңаенда, алар әбиләре эшләгән балалар бакчасына йөргәннәр. Иң кечкенә оныклары – Софиягә 3 яшь. Әңгәмәдәшебез лаеклы ялда төп вакытын нәкъ менә аларга багышларга җыена.
Ольга Кириллова чәчәкләр үстерергә ярата, чөнки алар да сабыйлар кебек үк кайгыртучанлыкка һәм назга мохтаҗ. Ире белән бергә бакчада мул уңыш – яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Аларның уртак хыялы – күп итеп виноград үстерү, алар үз ниятләрен пенсиядә тормышка ашырырга уйлыйлар.
Кеше лаеклы ялга чыккач: теләгәнеңне эшлә, теләгәнчә яшә, диләр. Ольга Владимировна белән аралашканда, аның әле шушы яшенең бөтен рәхәтлекләрен аңлап бетермәве күренә. Үзе эшләгән балалар бакчасы яныннан узганда, ул аңа таба карый алмый, бүгенге көнгә кадәр балалары өчен борчыла, хезмәттәшләрен сагына, әмма йөзендәге елмаю белән: пенсия – хөкем карары түгел, ә яңа тормышның башы, ди.
Нет комментариев