Террактта һәлак булганнар истәлегенә – «Яшәү тамчысы» акциясе
Җәмгыять

Террактта һәлак булганнар истәлегенә – «Яшәү тамчысы» акциясе

Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр «Яшәү тамчысы» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

3 сентябрьдә, Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көнендә, бөтен ил буенча «Яшәү тамчысы» Бөтенроссия акциясе уза. Ул 2004 елның сентябрь аеның беренче көннәрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгаларга багышланды.

Террорчылык акты вакытында берничә йөз кеше һәлак булды, аларның күбесе балалар иде. Тоткынлыкта булганда алар өч көн дәвамында бер тамчы су да каба алмаганнар.

Акциядә катнашучыларга касәдән уч төбенә су алырга һәм торак пунктның әһәмиятле урыннары янәшәсендәге чәчәкләргә сибәргә һәм шул рәвешчә безнең арабыздан киткәннәр белән символик рәвештә су бүлешергә тәкъдим ителде.

Акциянең төп максаты – яшьләр даирәләрендә террорчылыкка һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләре буенча төгәл гражданлык позициясен формалаштыру; катнашучыларны уяулыкка һәм гражданлык җаваплылыгына өндәү.

Ел саен «Яшәү тамчысы» акциясенә шәһәр һәм районның йөзләгән кешесе кушыла. Быел анда мәктәп укучылары, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты.

«Чистай» мәдәни үзәге коллективы акцияне беренчеләрдән булып үткәрде. Оешма хезмәткәрләре акция аша янәшәбездәге кешеләр белән җылылык уртаклашырга чакырдылар.

Шулай ук бу көнне мәдәни үзәктә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган чара узды. Катнашучыларны Бесланда 2004 елда теракт вакыйгалары хронологиясе белән таныштырдылар, бу коточкыч фаҗига турында үз фикерләрен әйттеләр һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашу ахырында террорчылыкны кисәтү буенча фильм карадылар.

Бахтада акциядә авылның яшь кешеләре катнашты. Алар уч төбенә су алып, чәчәкләргә су сиптеләр. Террорчылык актлары корбаннарын искә төшерделәр һәм мондый фаҗигаләр кабатланмасыннар дигән теләк белдерделәр.

Шулай ук «Яшәү тамчысы» акциясе Олы Талкыш, Татар Сарсазы һәм башка авыл җирлекләрендә дә узды. Аларда мәктәп укучылары, клуб берләшмәләренә йөрүче балалар катнашты.


Нет комментариев