Татарстан Республикасы көне белән!
Җәмгыять

Татарстан Республикасы көне белән!

Кадерле якташларым!

Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының бердәмлеген, татулыгын символлаштыра. Ул туган ягы кадерле булган, аны чиксез яраткан, аның тарихы һәм бүгенге уңышлары белән горурланган, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән һәркемне берләштерә. Татарстанның төп байлыгы – аның ярдәмчел, талантлы, хезмәт сөючән халкы. Һәркем республика үсешенә һәм чәчәк атуына үз өлешен кертергә тырыша.

Без Татарстан – аның данлыклы һәм бай тарихы, бүгенге казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның матур киләчәгенә ышанабыз, ә аңа без сезнең белән уртак тырышлыгыбыз ярдәмендә ирешәчәкбез. Республикага чәчәк атуын, тотрыклылык, ә татарстанлыларга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы


Нет комментариев