Җәмгыять

Татарстан инженерларын республика конкурсында катнашырга чакыралар

Татарстанда «Ел инженеры» VII республика конкурсы старт алды. Оештыручылар гаризаларны 2026 елның 10 октябренә кадәр кабул итәләр

Конкурс 2019 елдан бирле Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә. Аның максаты – инженер һөнәрләренең абруен күтәрү һәм белгечләрнең һөнәри үсешенә ярдәм итү.

 

Анда югары уку йортлары студентлары, аспирантлар һәм сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре катнаша ала. Өч яшь категориясе:

«Булачак инженерлар» – бакалавриат, специалитет һәм магистратура студентлары;

«Яшьлек, уңыш, перспектива» – 35 яшькә кадәрге инженерлар, шулай ук аспирантлар һәм инженерлык эшчәнлеге булган предприятиеләр хезмәткәрләре;

«Тәҗрибә, казанышлар, компетентлык» – 35 яшьтән өлкәнрәк инженерлар каралган.

 

Конкурс 12 юнәлеш: машина төзелеше, авиапром, приборлар төзү, радиоэлектроника, элемтә, фотоника, робот техникасы һәм ясалма фәһем, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, биотехнологияләр, нефть-газ тармагы, энергетика, төзелеш, транспорт, азык-төлек һәм җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы техникасы буенча узачак.

Конкурс ике этаптан – читтән торып һәм көндезге этаптан тора. Катнашучылар һөнәри казанышларын һәм үзләренең инженерлык проектын тәкъдим итәчәк. 36 кеше – һәр номинациядә, яшь категориясен исәпкә алып, өчәр кеше җиңүче булачак.

Чыганак: НТР 24

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев