Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Студентлар нефтьчеләрдә кунакта булдылар

Бер төркем Чистай студентлары ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыковның чакыруы буенча ике көн элек Әлмәттә кунакта булдылар.

Хуҗаларның уңайлы автобусы иртән иртүк Яшьләр үзәге янында егетләрне һәм кызларны көтеп тора иде. Сәфәр буена егетләрне һәм кызларны озата барган "Ямашнефть" НГДУ бүлеге начальнигы урынбасары Николай Бочкарев менә дигән экскурсиядә йөртүче булып чыкты. Ул Виктор Смыков җитәкләгән үз идарәсе коллективының эше турында сөйләде, бик теләп сорауларга җавап бирде. Автобус салонында егетләр һәм кызлар инде депутат буларак Виктор Васильевичның исеме белән бәйле булган безнең шәһәрдәге сизелерлек үзгәрешләр турында видеосюжетлар карадылар. Ә ул һәм аның командасы башкарган эшләр сокландыра. "Без депутаттан уңдык", - дип күргәннәренә нәтиҗә ясады яшь кешеләрнең берсе.
Нефтьчеләр башкаласында студентларның күбесе беренче тапкыр булды һәм заманча, матур, бик тиз үсә торган шәһәр белән танышу аларны гаҗәпләндерде. "Ямашнефть" НГДУның административ корпусы беренче тукталыш пункты булды, анда делегацияне депутатыбыз ярдәмчесе Владимир Пещеров каршы алды. Биредә, башка эшләрдәге кебек үк, белгечләр өчен яхшы шартлар тудырылган. Бөтен җирдә дә үзләренең сәламәтлек пунктлары бар. "Безгә сәламәт, көче ташып торган, энергияле кешеләр кирәк, бары шундыйлар белән генә теләгән нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин", дигән принцип белән яшиләр биредә. Һәм гомумән, үз хезмәтчәннәренең сәламәтлеге турында кайгырту "Татнефть" ААҖнең барлык җитәкчелегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Бу турыда төзелә торган спорт объектлары, спорт-сәламәтләндерү комплекслары раслый. Өч миллиард тонна нефть чыгару хөрмәтенә "TENNIS Siti" дигән бик зур спорт үзәге төзелгән. Әйтергә кирәк, шәһәрдә теннис бик популяр һәм киң үсеш ала. Әлмәтнең үзендә дәрәҗәле турнирлар шактый уза. Бу көннәрдә, мәсәлән, илнең төрле төбәкләреннән бирегә, Россия кубогына ярышларга, көчле теннисчылар җыелганнар. Безнең егетләребез һәм кызларыбыз зур кортта булган вакыйгаларны күзәтү мөмкинлеге алдылар. Виктор Смыков үзе әлеге спорт төре буенча җирле федерацияне җитәкли һәм ул иң яхшы теннис базасы булдырганы өчен югары дәрәҗәдә билгеләп үтелгән.
Алга таба чистайлылар "Ян" спорт-сәламәтләндерү комплексына юл алдылар, биредә, чыннан да, рәхәтләнеп ял итәргә һәм сәламәтлекне торгызырга мөмкин. Барысы да бик әйбәт һәм менә дигән. "Ян" санаторий-профилакторий ике күп катлы корпуста урнашкан. Дәвалану өчен табигый материаллардан "Поташно-Полянская" минераль суы, спелеоклиматик камера кулланыла. Уникаль "Сәламәтлек пирамидасы" санаторийның горурлыгы булып тора. Әлеге корылманың искиткеч яхшы сыйфатларга ия булуына барлык егетләр һәм кызлар, катлаулы булмаган инструкцияне тырышып үтәп, инанырга теләделәр. Ә янәшәдә - кунакханә белән таулы чаңгы шуу комплексы, гольф-клуб һәм бик күп башка цивилизация уңайлыклары. Болар барысы да "Ямашнефть" НГДУ балансында торалар. Егетләргә һәм кызларга боулинг уйнарга, тренажерларда шөгыльләнергә мөмкинлек бирелде. Иң кыюлары биш чаңгы трассасының берсен яуларга тырыштылар, дистанцияне, дөрес, тулысынча үтә алмадылар, әмма, аның каравы, бик күп адреналин алдылар! Трассалар ясалма кар барлыкка китерү һәм яктырту системасы белән җиһазландырылган. Чаңгыга, сноубордка барысы да басмасалар да, "Doppeltayer" кресло-күтәргечтә йөрү мөмкинлеген беркем дә кулдан ычкындырырга теләмәде.
-Бик шәп!- диләр Анна Еремеева (медицина училищесы) һәм Антон Мякишев (политехника көллияте) югарыдан әйләнә -тирәдәге матурлыкка, аста кояшта балкып торган трассага хозурланып карап. Хәер, аларның сүзләренә караганда, боулинг уйнау һәм зур теннис аларга бик ошаган, бик яхшы ял иткәннәр.
-Бу менә дигән! - педагогия көллияте студенткалары Алия Мифтиханова, Валя Мокрованың фикере шундый. - Шундый сәфәрне оештырганнары өчен шатбыз һәм моның өчен оештыручыларга-хуҗаларга бик зур рәхмәт. Аеруча чакырганы, шундый зур бүләк ясаганы өчен Виктор Васильевичка рәхмәтлебез. Әлбәттә, бездә дә шундый комплекслар булуын телибез. Киләчәктә Чистай да шундый объектлар белән горурлана алыр дип ышанабыз, өстәвенә, соңгы вакытта анда күңелле үзгәрешләр шактый булды.
Чистай студентларының нефть төбәгендә яшәүчеләр белән очрашуы, әйтергә кирәк, беренче тапкыр ике ел элек булды һәм менә яңа чакыру.
-Хәзерге килү программасы инде башка, беренчесеннән аерылып тора, - дип билгеләп үтте икътисад, идарә һәм хокук институты филиалы директоры Ольга Добронравова. - Шундый сәфәрләр, беренчедән, танып-белүгә ярдәм итә, икенчедән, төрле уку йортларындагы студентларны берләштерә, менә хәзер алар бердәм команда дип әйтергә мөмкин. Һәм өченчедән, иң мөһиме, алар үз шәһәрең өчен җаваплылык хисен, үз тирәңдә дә шундый уңайлылык булдыру омтылышын, үз кече ватаныңны шулай итеп күрергә теләк тудыралар. Алар үз чиратында курсташларына, дусларына, танышларына күргәннәрен сөйләячәкләр. Иң мөһиме, нәкъ менә синең өчен эшләнгәнне бәяли һәм үзеңдә хуҗа хисен тәрбияли белергә кирәк. Мөмкин булганча үзеңә дә уңайлылык тудыруда катнашырга тырышырга кирәк. Чөнки ресторанда егетләр һәм кызлар белән төшке аш вакытында Виктор Смыков билгеләп үткәнчә, үз иҗат җимешен, үз хезмәтен юкка чыгарырга беркемнең дә кулы күтәрелмәячәк.
Ә комплексны күрү һәм аның хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге башка яшь чис­тайлыларга да биреләчәк. Депутат сүзләренә караганда, Чистайдан бару һәм кайту өчен атна саен бушлай автобус бирү мәсьәләсе хәл ителәчәк. Депутаттан тагын бер бүләк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев