Шәһәр Советының чираттан тыш утырышында депутатлар 10 мәсьәләне тикшерделәр.
Чистай районы башкарма комитетының конференц-залында шәһәр Советының чираттан тыш унынчы утырышы узды. Аны район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Сессиядә депутатлар 10 мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Шуларның беренчесе 2021 елга һәм 2022-2023нче елларның планлы чорына шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертүгә кагылды. Көн тәртибендәге әлеге пункт буенча районның финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үзгәрешләр бюджетның керем өлешенә дә, чыгым өлешенә дә кагыла.
– Керем өлеше 19 миллион 448 мең сумга артты, чыгымнар исә 50 миллион 817 мең сумга күбрәк булачак. Керем өлешендә үзгәрешләр Татарстан Республикасы һәм Чис тай районы бюджетларыннан күчерелгән акча хисабына килеп чыкты. Иң зур керемнәр индустриаль паркны карап тотуга, май боерыклары буенча шәһәр мәдәният учреждениеләренә, ТҖС җитәкчеләренә компенсация түләүгә керде. Шулай ук зур суммаларның берсе – гражданнарыбыз тарафыннан түләнгән һөнәри керемгә салым. Исегезгә төшерәм, һөнәри керемгә салым башта республикага килә, алга таба бу салым түләнгән территорияләргә кайта. Безнең гражданнарыбыз апрель аеннан башлап 3 миллион 68 мең 834 сум түләгәннәр. Бу акча безнең бюджетка күчерелде һәм шәһәр башкарма комитеты тарафыннан чыгымнар Чистайны төзекләндерүгә планлаштырылды, – дип аңлатты Наталья Карманова.
Чыгымнарга килгәндә, доклад ясаучы сүзләренә караганда, депутатларга тәкъдим ителгән карар проекты беренче гыйнварга бюджетта калган акчаларның бер өлешен бүлүне күздә тота.
– Депутатлар корпусы агымдагы елның 1 гыйнварына 61 миллион 468 мең сумлык резерв белән чыкты. Апрель аенда сезгә 6 миллион 244 мең сум акча бүленгән иде инде. Бу проект 31 миллион 368 мең сум күләмендә акча бүлеп бирүне күздә тота. Иң күп акча алучы – шәһәр башкарма комитеты – 30 миллион 854 мең сум. Депутатлар корпусына искәртеп китәм, быел да, узган елдагы кебек үк, сезгә тикшерүгә чыгарганчы, барлык чыгымнар Татарстан Президенты исеменә, акчаларыбызны башта бюджетта каралмаган максатларга файдалану үтенече белән хат рәвешендә җибәрелгән иде, – дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе докладын тыңлаганнан һәм фикер алышканнан соң, депутатлар бертавыштан бюджетка үзгәрешләр кертүне расладылар. Шәһәрнең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре турында да сөйләштеләр. Бу тема буенча доклад белән архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы Андрей Шумилов чыгыш ясады.
– «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре – территориаль зоналар, шәһәр төзелеше регламентлары, аны куллану һәм аңа үзгәрешләр кертү тәртибе билгеләнә торган шәһәр төзелешен зоналаштыру документы. Документ составына текст һәм график өлешләр керә. Кагыйдәләр «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге территориясендә җайга салу, җирдән файдалану һәм төзелеш системасын күздә тота, алар шәһәр территориясен территориаль зоналарга бүлүгә, аларның һәрберсе өчен бердәм шәһәр төзелеше рег ламентын билгеләүгә нигезләнгән. Әлеге кагыйдәләр барлык физик һәм юридик затлар өчен дә ачык, документ территориаль планлаштыруның федераль дәүләт мәгълүмати системасында, шулай ук Чис тай районы сайтында урнаштырыла, – дип ассызыклады Андрей Шумилов.
Шулай ук шәһәр Советы утырышында башка темаларга да докладлар тыңланды. Шәһәр Советының «Шәһәрдә бюджет процессы турындагы нигезләмәне раслау хакында»гы, «Җир салымын түләү ставкаларын, тәртибен һәм срокларын билгеләү, гамәлгә кертү турында»гы карарларына үзгәрешләр кертү белән бәйле мәсьәләләр каралды. Депутатлар шәһәр милегендә булган мөлкәт белән идарә итү һәм эш итү тәртибе турындагы нигезләмәне дә тикшерделәр. Шәһәр террито риясендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контроль турында сөйләштеләр. Көн тәртибендәге барлык пунктлар буенча депутатлар бертавыштан уңай карарлар кабул иттеләр.
Нет комментариев