Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Проблемаларны хәбәрләшеп хәл итәргә

ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрнең артып килүе хәзер төп темаларның берсе. Чистай да әлеге проблемадан читтә калмады.

Чистай муниципаль районы башлыгы карары белән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр буенча проблемалы йортлар билгеләнде. Чис­тайда алар барлыгы 30, күбесендә ТКХ өчен түләүләрнең артып килүе мәсьәләсе инде җайга салынган, әмма проблемалар калган йортлар да әлегә бар. Шуларның берсе - Галактионов урамындагы 36 нчы йорт. Бу көннәрдә без шушы йортта яшәүчеләр һәм "Жилищник-5" ширкәте директоры Ә. Гыйззәтуллин белән очраштык.
-Яшәүчеләр күтәргән төп проблемалар - җылылык һәм кайнар су өчен түләүләрнең зур булуы,- ди Әсхәт Сәмигулла улы. - Шулай ук кайнар су краныннан тутыклы су килүгә дәгъвалар шактый. Үз чиратында торакчылар яшәүчеләрнең барлык таләпләрен үтәделәр, әмма барысы да аларга бәйле түгел. Мәсәлән, кайнар су белән тәэмин итү системасы яңартылуга мохтаҗ һәм биредә бары капиталь ремонт программасы гына ярдәм итә ала.
Моннан тыш, йортта яшәүчеләрдән җылылык белән тәэмин итү өчен түләүнең зур булуы уңаеннан мөрәҗәгатьләр шактый керә. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертүне исәп-хисап үзәге директоры С. Терентьевадан үтендек.
-Безнең муниципаль районда үзәк җылыту белән барлыгы 334 йорт бар, шуларның 114ендә инде җылылык энергиясен исәпләү узеллары куелган, - дип аңлата Светлана Вячеславовна, - аерым алганда, узган елны 42 гомумйорт җылылык энергиясен исәпләү узелы коммерция исәбенә куелды, сүз уңаенда, әлеге исемлеккә Галактионов урамындагы 36 нчы йорт та керде. 22 сентябрьдән (җылыту чоры башлану вакыты) җылылык өчен түләүләргә исәп-хисап кулланылган җылылык энергиясеннән чыгып, хезмәт күрсәтүче оешмадан аны куллану турында ай саен бирелә торган хисап нигезендә башкарыла. Без урында яшәүчеләргә җылылык өчен исәп-хисап ясау ысулын аңлаттык. Шулай, кулланылган җылылыкның 1 Гкалы биредә 1481,41 сумга төшә. Шуны да исәпкә алырга кирәк, монда җылылык кына түгел, ә кайнар суны җылыту да керә. Әмма сезне ышандырасым килә, бу вакытлыча авырлыклар, җылыту чоры тәмамлану белән яшәүчеләр шактый азрак түли башлаячаклар, чөнки аларның йортында җылылык исәпләгече куелган. Өстәвенә, ТРның тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан 2011 елга расланган 1Гкал җылылыкка тарифлар үзгәртелмәде һәм 2012 елның беренче яртыеллыгына, 1 июльгә кадәр үзгәрешсез калдырылды. Димәк, түләүләр суммасы көтелгәннән шактый түбәнрәк булачак. Әмма, күрәсең, әлеге йортта яшәүчеләр әлеге мәсьәләнең асылын әле аңлап җиткермәгәннәр. Торакчылар исә вакыт барысын да үз урынына куяр һәм яшәүчеләрнең торакчылар белән конфликтлары булмас дип ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев