Чистайдан «Метеор-2020» беренче тест рейсы старт алды
Татарстанның транспорт һәм туристик тармаклары өчен бүген Чистайда тарихи вакыйга булды
Татарстанның транспорт һәм туристик тармаклары өчен бүген Чистайда тарихи вакыйга булды. «Метеор-2020» су асты канатларында яңа заманча «Муса Җәлил» исемендәге теплоход Чистай – Яр Чаллы маршруты буенча Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә тукталышлар ясап үзенең беренче сынау рейсына юл алды.
Бу промо-тур төбәктә елга туризмының яңа дәвере башлануын билгели, кунакларга һәм республикада яшәүчеләргә сәяхәт итүнең уңайлылыгын һәм тизлеген бәяләргә, Чулман бассейнының бай тарихи-мәдәни мирасын һәм елгада сәяхәт итү үсешенең перспективаларын күрергә мөмкинлек ача.
Судноны озату тантанасында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм «Татарстан республикасы флоты» АҖ генераль директоры, Чистайның мактаулы гражданины Роман Лизалин катнашты.
Дмитрий Алексеевич әлеге вакыйганың бөтен төбәк өчен мөһим булуын ассызыклады. «Чистайдан метеорларның даими рейсларын җибәрү безнең республика туризмын үстерүдә яңа этап булачак, – дип белдерде ул. – Су буйлап сәяхәт табигатьне һәм безнең шәһәрләрне яңача күрергә мөмкинлек бирә».
«Бүген без тизлекле суднолар белән Чулман маршрутларын яңартуга мөһим адым ясыйбыз», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөдәррис улы.
Ул билгеләп үткәнчә, яңа «Метеор-2020» 120 кешене сыйдыра, ул даими йөртүләрне булдыру өчен зур мөмкинлекләр ача.
Роман Лизалин алдагы планнар турыда сөйләде.
«Безнең максат – әлеге маршрутны Чистайдан Яр Чаллыга кадәр даими ясау, – дип ачыклык кертте ул. – Перспективада без Менделеевскка, Сарапулга кадәр географияне киңәйтүне күздә тотабыз.»
Ул суднога һәм пассажирларга традиция буенча «киль астында җиде фут» теләде. Яңгырлы көн булуга карамастан, причалда бәйрәм рухы хөкем сөрде. Чарада катнашучылар өчен җирле артистлар чыгышы белән концерт оештырылган иде.
Яңа «Метеор»ның беренче пассажирлары туристлык тармагы хезмәткәрләре булды. Әлеге сәяхәт заманча елга транспортының мөмкинлекләрен күрсәтү һәм киләчәктә Татарстан шәһәрләре арасында туристлар йөртүне даими булдыру максатыннан оештырылды. Бу исә төбәктә эчке туризмны үстерү өчен яңа көч бирүгә вәгъдә итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев