Контейнер мәйданчыклары үлән сабаклары урыны түгел
Җәмгыять

Контейнер мәйданчыклары үлән сабаклары урыны түгел

Баклар янына ташланган ботаклар, яфраклар, үләннәр территориянең пычрануына, кимерүчеләр үрчүенә һәм антисанитариягә китерә. Болар өчен җаваплылык – административ штраф каралган

Контейнер мәйданчыклары  бары каты көнкүреш калдыклары өчен генә билгеләнгән, ә  үлән сабаклары,  ботаклар һәм тагын шундый әйберләр  андыйларга керми. Чистайлыларга бу хакта чираттагы тапкыр  шәһәр башкарма комитетында искә төшерделәр.

Ярамаган җирләрдә  үсемлек калдыкларын  җыйган өчен  административ җаваплылык һәм штраф каралган.

- Үсемлек калдыклары  каты көнкүреш калдыклары полигонына кабул ителми, шуңа күрә аларны контейнерлар янына ташлау территориянең пычрануына, антисанитариягә һәм  кимерүчеләр үрчүенә китерә, дип ачыклык кертте  шәһәр башкарма комитеты  җитәкчесе Айрат Хамматов.

Халыктан санитар һәм янгынга каршы  таләпләрне  үтәп,  үсемлек калдыкларын үзләре юкка чыгаруларын сорыйлар. Аларны үз участокларыңда яндырырга мөмкин.

-Хөрмәтле чистайлылар! Шәһәребез чисталыгы һәрберебезгә бәйле! Әйдәгез, аны бергәләп саклыйк һәм төзекләндерик, дип халыкка мөрәҗәгать итте Айрат Рөстәм улы.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев