Дмитрий Иванов: «Һәр ветеранга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә»
Җәмгыять

Дмитрий Иванов: «Һәр ветеранга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә»

Муниципалитетта узган аппарат киңәшмә-планерканың төп темалары – Татарстанстат бүлеге эшчәнлеге, агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы, атналык оператив хәл булды. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Халык санын алуга йомгак ясалган

Татарстанстат территориаль бүлегенең 2021-2022 еллардагы эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Зөлфия Морадымова сөйләде. Бүлекнең төп бурычлары булып шәһәр һәм районның икътисади һәм социаль тормышында барган массакүләм процесслар турындагы статистик мәгълүматларны җыю, эшкәртү, саклау һәм анализлау тора.

2021 елда халык санын алу, кече һәм урта бизнес, авыл хуҗалыгы исәбен алу уздырылган. Халык санын алу күрсәткәнчә, безнең муниципаль районда шәһәрдә – 58815 кеше, районда 15870 кеше яши, шуларның 34659ы – ир-ат, 40026 хатын-кыз, эшкә яраклы кеше саны – 40820. Ир-атларның уртача яше – 40 яшь, хатын-кызларның – 45 яшь.

Авыл хуҗалыгы исәбен алу авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып баручы 18 предприятиене, 89 крестьян-фермер хуҗалыгын һәм шәхси эшмәкәрне, 6726 шәхси ярдәмче хуҗалыкны, шулай ук бакча, дача җәмгыятьләрен үз эченә алган. Аның анализы хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләрнең баш саны кимүен күрсәткән. Соңгы вакытта кошчылык интенсив үсеш ала.

Чәчү эшләре актив бара

Агросәнәгать комплексында эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский хәбәр итте. Район басуларында кыр эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә 48 мең гектарга якын мәйданда чәчү эшләре башкарылган. «Чистай» агрофирмасында бәрәңге утырту дәвам итә. Быел 100 гектарда – кишер, 20 гектарда – кәбестә, 40 гектарда чөгендер утыртылачак.

Бер атна эчендә хуҗалыкларда 330 тонна сөт савылган. Кызганычка каршы, сөтнең сатып алу бәясе 23 сум 20 тиенгә төшкән.

Районда мөгезле эре терлек үрчетү буенча эш бара, узган атнада 57 бозау туган.

Быел үсемлекләрнең үсеш процессы ике атнага алдан бара. Хәзер хуҗалыклар алдында ел ярымлык запас белән терлекләрне кышлату өчен азык базасы әзерләү бурычы тора.

Җинаятьләр саны арткан

Оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге начальнигы урынбасары Антон Ерашов хәбәр итте. Узган атнада җинаятьләр турында 16 хәбәр теркәлгән. Сводкада – 4 мошенниклык, 9 урлашу, терракт турында белә торып ялган хәбәр һәм башкалар.

16 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, 2 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган. Административ хокук бозулар өчен 255 хокук бозучы тоткарланган, шуларның 210ы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган. Транспорт чарасын исерек килеш йөрткән өчен 3 кеше тоткарланган.

Җиңү көненә әзерлек турында

Утырышны тәмамлап, район башлыгы якынлашып килүче 9 Май бәйрәменә басым ясады.

– Җиңү көне якынлаша. Бәйрәмнең төп геройлары – безнең ветераннарыбыз. Һәр ветеранны барып күрергә, якынлашып килүче бәйрәм белән котларга кирәк. Һәр ветеран игътибар һәм кайгыртучанлык тоярга тиеш, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов. – Шәһәр һәм район территориясен санитар чистарту буенча икеайлык дәвам итә. Зур эш башкарылды. 9 Май бәйрәменә шәһәр тулысынча чүп-чардан чистартылырга тиеш.


Нет комментариев