Белгечләр игътибарны берничә төп кагыйдәгә юнәлтте
«Тегермән мәйданы» скверында Яшьләр үзәге оештырган мәгълүмати акция узды. Белгечләр гадәттән тыш хәлдә гомерне саклап калырга мөмкин булган иминлек кагыйдәләрен искә төшерү өчен чистайлылар белән очраштылар.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бүгенге вәзгыятьтә һәр кешегә пилотсыз очу аппаратлары һөҗүме янаганда гамәлләр тәртибен белү мөһим. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында атыш вакытында яки дрон якынлашканда үзеңне сакларга ярдәм итәчәк белешмәлек эшләгәннәр, дип хәбәр итә «Чистай яшьләре».
Белгечләр игътибарны берничә төп кагыйдәгә юнәлтте. Беренче чиратта, якынлашып килүче пилотсыз очкычны яки шартлау тавышын ишеткәндә, кичекмәстән яшеренү өчен ышанычлы урын табарга кирәк.
Ачык урында, дип кисәттеләр волонтерлар, кеше җиңел мишеньгә әверелә. Шуңа күрә биналарны, агачларны һәм башка объектларны маскировкалау өчен файдаланып, ачык киңлекләрдән качарга һәм саклана торган маршрутлар буенча хәрәкәт итәргә кирәк.
Акцияне оештыручылар шулай ук шәһәр халкын тавышларга һәм яктылык сигналларына игътибарлы булырга өндәделәр.
Пилотсыз очу аппараты табылган очракта, аның турында кичекмәстән «112» номеры буенча хәбәр итәргә кирәк.
«Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, көтелмәгән хәлләргә әзер булыгыз!» – дип мөрәҗәгать иттеләр акцияне оештыручылар шәһәр халкына.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев