Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайга гаилә учагы утын алып кайттылар

Утлы лампаданы күп балалы Сәгъдиевлар гаиләсе кабул итте

Чагыштырмача яшь, әмма мөһим бәйрәм — Әтиләр көне уңаеннан Яңа Чишмә районы ЗАГС бүлегендә «Россия йөрәге» гаилә учагы утын Чистай районына тапшыру тантанасы узды. Уникаль утлы лампаданы күп балалы Сәгъдиевлар гаиләсе кабул итте.

Гаилә башлыгы Айрат Мансур улы Росгвардиядә хезмәт итә. Ул — илебезнең чын патриоты һәм яклаучысы, Чечняда, Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, шәһәр һәм район яшьләре арасында иҗтимагый патриотик эш алып бара. Аның хатыны Румия Җәвит кызы өченче балалары туганнан соң декрет ялында утыра. Ул шулай ук шәһәребезнең күп кенә кешеләренә популяр татар җырчысы буларак та билгеле, әмма ул үзен гаиләсенә һәм балалар тәрбияләүгә багышлауны артыграк күргән.

Тату Сәгъдиевлар гаиләсендә менә дигән балалар: Ләйлә, Булат һәм Морат үсеп килә. Алар балалар бакчасына йөриләр һәм төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр, иҗат һәм спорт белән кызыксыналар. Әти-әниләре балалары игелекле, акыллы һәм тәрбияле кешеләр булып үссеннәр өчен бар көчләрен куялар.

Белешмә

2024 ел безнең илдә Гаилә елы. Елның төп символы «Россия йөрәге» Бөтенроссия гаилә учагы булды. Аны Мәскәүдә ВДНХда «Россия» күргәзмәсендә кабыздылар. Утны Муромдагы Изге Троица монастыреннан махсус лампадада алып кайттылар. Бу шәһәрне православие изгеләре Петр һәм Феврония ватаны дип саныйлар. Учактагы утны 12 лампадага күчерделәр. Аларны барлык федераль округларга һәм яңа төбәкләргә китерделәр, аннан бөтен ил буйлап тараттылар. Аның бер өлешен Татарстанга да алып кайттылар. Бөтенроссия гаилә учагы уты гаиләдән гаиләгә тапшырыла. Чистайда ул 21 октябрьгә кадәр сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев