Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайдан чираттагы гуманитар ярдәм партиясе билгеләнгән урынга илтеп җиткерелде

Гуманитар йөкнең чираттагы партиясе составына аеруча кирәкле әйберләр генә түгел, ә балаларның күңелгә үтеп керерлек хатлары да керде

Чистайлылар чираттагы гуманитар ярдәм партиясен җыйдылар. Бу юлы махсус хәрби операция бара торган зонага
безнең сугышчыларыбызга һәм Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә 20 тонна гуманитар йөк җибәрелде.
Аның составына аеруча кирәкле әйберләр керде. Беренче чиратта, бу азык-төлек: 10 тонна он, 200 кг консервланган ит, сөт, көнбагыш мае, печенье, шикәр, чәй, макарон, ярмалар, бал, төрле тозлы ризыклар һәм башка күп нәрсәләр. Йөк составына шулай ук киемнәр: шул исәптән, флис толстовкалар, маскировкалау халатлары һәм 200 пардан артык аяк киеме, кышкы чорда аеруча актуаль булган күчереп йөртелә торган тимер мичләр, окоп шәмнәре керде.
Илебездә җитештергән машина да фронтка китте. «Нива» автомобилен шәһәребез эшмәкәрләренең берсе — Сергей Жуков тәкъдим итте, ул гуманитар ярдәм белән актив булыша.
— Хәзер фронтта күпләрнең машиналары бар һәм безнең хәрбиләр еш кына алар өчен нинди дә булса запас частьләр кирәклеген хәбәр итәләр. Аларның үтенечләре буенча без кирәкле әйберләрне алып киләбез. Шулай ук җылыту чаралары һәм төрле эш кораллары да актуаль булып кала. Мәсәлән, бензопычкылар, генераторлар, шөреп боргычлар, — дип билгеләп үтте Сергей Жуков.
Сугышчыларга балалар язган хатларны да җибәрдек. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары язган һәр хатта безнең барлык хәрбиләребезнең исән-сау өйләренә кайтуларын теләп язылган сүзләр бар.
«Батырлык, кыюлык күрсәткәнең өчен рәхмәт. Минем бәхетле бала чагым өчен рәхмәт. Сиңа нык сәламәтлек һәм тизрәк өеңә кайтуыңны телим, — бу биш яшьлек Полина хатындагы юллар.
Сугышчыларыбызга язылган мондый дулкынландыргыч хатлар ир-егетләребезгә тагын бер тапкыр аларны кадерләгәннәрен, яратканнарын һәм көткәннәрен искә төшерәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ватанны саклаучы көне һәм Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Лисичанск халкы өчен 200 данәдә бүләк тупланмасы җибәрелде. Бу аларның кәефен күтәрәчәк һәм бәйрәм атмосферасын бүләк итәчәк.
— Гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан барлык чистайлыларга чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Владимир Владимирович Зайцевка финанс ярдәме һәм һәр сәфәргә фура тәкъдим иткәне өчен аерым рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Шулай ук Чулпан Габдрахман кызы Сөләймановага һәм аның „Чистай — фронтка“ волонтерлар берләшмәсенә безнең сугышчыларыбыз өчен әйберләр — окоп шәмнәре, урын-җир кирәк-яраклары, җылы киемнәр, маскировкалау халатлары, челтәрләр һәм башка бик күп нәрсәләр әзерләгәннәре өчен мең-мең рәхмәт, — диде Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов.
Дмитрий Алексеевич чираттагы тапкыр гуманитар йөкне илтеп бирүдә катнашты.
— Бу юлы сугышчыларыбыз янына бәйрәм вакытында барырга тырыштык. Ир-егетләребез хәзер Ватан сагында торалар һәм нәкъ менә шундый көнне аларны күрү икеләтә күңелле! Барлык гуманитар ярдәмне билгеләнгән урынга алып барып җиткердек. Безнең сугышчыларыбыздан барлык туганнарына, якыннарына һәм битараф булмаган чистайлыларга, шулай ук гуманитар йөкне алып барып бирүдә даими катнашучы Сергей Жуковка, Артем Пузыревка, Олег Запускаловка зур сәлам һәм мең-мең рәхмәт. Сугышчыларыбызга тиз арада өйләренә исән-сау һәм җиңү белән кайтуларын телим! — дип язган социаль челтәрдәге үз битендә Дмитрий Иванов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев