Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләренә ярдәм итүче чистайлыларга рәхмәт белдерделәр.
Муниципалитетта үткән киңәшмә-планеркада Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов Рәхмәт хатлары тапшырды.
«Изге Георгий» җиденче диверсия-разведка штурм бригадасының җитәкчелеге һәм шәхси составы махсус хәрби операцияне үткәрү кысаларында хәрбиләрнең үз эшләрен сыйфатлы
башкаруларына һәм куелган максатларга ирешүдә ярдәм иткәннәре өчен:
— Чулпан Сөләйманова (рәсемдә) йөзендә «Чистай — фронтка» волонтерлар хәрәкәтенә;
— «Чистай электр челтәре» челтәр компаниясе филиалы директоры Руслан Касыймовка;
— Татарстан Республикасы «Интерхиммед» предприятиесе директоры, Чистай муниципаль районы Советы депутаты Рәмис Сафиуллинга;
— «Галант» компаниясе төркеме җитәкчесе Сергей Абакунинга рәхмәт белдерә.
Нет комментариев