Урамының ике ягында да яшел үсентеләр барлыкка киләчәк
Чистайда Ленин урамын төзекләндерү дәвам итә. Шушы көннәрдә яшел үсентеләрне утырту старт алды: аларның бер өлеше үз урынын алды, калганнарын тиз арада утырту планлаштырыла. Урамны сирень, алмагачлар, дүләнә һәм башка агачлар һәм куаклар бизәячәк.
–Утырткан агачларның һәм куакларның яше 10 елдан артык Мондый үсентеләр киләсе елда ук чәчәк атып, шәһәребезне бизәсеннәр һәм шәһәрлеләрне һәм кунакларны шатландырсыннар өчен махсус сайлап алынды, – дип сөйләде шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хамматов.
Шулай ук ул әлеге үзгәртеп корулар чистайлыларга ошар һәм алар үсентеләргә сакчыл карарлар дигән ышаныч белдерде.
Нет комментариев