Чистайда «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз – 2026» фотоконкурсы узачак
Җәмгыять

Чистайда «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз – 2026» фотоконкурсы узачак

Оештыручылар катнашучылар өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләгәннәр

Чистай халкын 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга багышланган гаилә фотоконкурсында катнашырга чакыралар. Оештыручылар катнашучылар өчен кыйммәтле бүләкләр әзерләгәннәр.

 

Конкурста катнашу шартлары:

1.      Тавыш бирү көннәрендә сайлау участогына бөтен гаилә белән килергә.

2.      Тавыш биргәннән соң «Бөтен гаилә белән сайлыйбыз» дигән махсус беләзек алырга.

3.      Сайлау участогы фонында (бинаның тышкы ягында) фотога төшәргә. Кадрга керү урыны (язу, баннер яки плакат) һәм ким дигәндә бер махсус беләзек эләгергә тиеш.

4.      Фотоны Вконтактедагы үз битегездә 18-20 сентябрь көннәрендә 20:00 сәгатькә кадәр урнаштырырга.

5.      Рәсми төркемгә: https://vk.ru/chistopol_official_group язылырга.

6.      Мөһим шарт: ВКонтакте бите ачык, ә бергәлеккә язылу – конкурсның барлык вакытына актив булырга тиеш. Язмага хэштеглар өстәргә кирәк:

#ВсейСемьейНаВыборы
#ТатарстанАлга
#ЧистопольИдетНаВыборы2026

 

Бүләкләр:

– Кинога билетлар («Чистай» мәдәни үзәге) – 10 данә;

– Концертка билетлар («Чистай» мәдәни үзәге) – 3 данә;

– Бассейнга абонемент («Лидер» СК) – 3 данә;

– Тренажер залына абонемент («Лидер» СК) – 3 данә.

 

Җиңүчеләрне 2026 елның 25 сентябренә кадәр очраклы рәвештә рандомайзер ярдәмендә конкурсның барлык шартларын үтәгәннәр арасында билгеләячәкләр.

0+

Г. Гомәрова фотосы


Нет комментариев