Әлеге очрашуда ЮИД отрядлары җитәкчеләре, балалар иҗтимагый оешмалары белән тәрбия һәм уртак хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләре катнашты
«Статус» психологик-педагогик үзәгендә ЮИД отрядлары җитәкчеләре, балалар иҗтимагый оешмалары белән тәрбия, уртак хезмәттәшлек буенча директорлар киңәшчеләренең киңәшмәсе булды. Аның төп темасы – балаларның юл-транспортта имгәнүләрен кисәтү иде.
Мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлфинә Гатауллина агымдагы уку елына юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау һәм юл-транспортта имгәнүләрне кисәтү буенча чаралар планын тәкъдим итте.
«БДД» Дәүләт бюджет учреждениесенең кисәтү бүлеге начальнигы Светлана Рясова «Балаларның юл-транспортта имгәнүләрен кисәтү: уртак җаваплылыктан – конкрет адымнарга» исемле доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстан һәм муниципаль район буенча балаларның юл-транспорт имгәнүләре статистикасын китерде. Конкрет мисалларда педагоглар юл- транспорт вакыйгаларының төп сәбәпләрен ачыкладылар һәм аларны кисәтү чараларын тикшерделәр.
«Алдынгылар хәрәкәте» җирле бүлеге Советы рәисе Гүзәл Гатауллина белем бирү учреждениеләрендә проектларны тормышка ашыру турында сөйләде.
Киңәшмә азагында 2025-2026 ел нәтиҗәләре буенча балаларның юл-транспортта имгәнүләрен кисәтү өлкәсендә актив эшчәнлекләре, иҗади якын килүләре һәм системалы эшләре өчен ЮИД отрядлары җитәкчеләренә бүләкләр тапшырылды.
Нет комментариев