Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр

Чистай үзәк китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган чара булып узды. Аны шәһәребездә эшләп килүче «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Розалия Шәйхетдинова оештырды.

Әлеге чарада ул үзе, шулай ук берләшмә әгъзалары Тәбрис Гыймалетдинов, Разыя Сафина, Венера Мәхмүтова, Фәния Мөхәммәтҗанова, Хөрия Низамова, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Рушания Закирова кунакларга иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Аларда туган телебезгә, милләтебезгә булган ярату, аның киләчәге өчен борчылу ярылып ята. Якташларыбызның йөрәк түреннән ургылып чыккан шигырьләре сокландырды да, уйландырды да…

«Ак калфак» хатын-кызлар җирле оешмасы әгъзаларының чыгышы да тамашачылар күңеленә хуш килде. Алар татар шагыйрьләре иҗат иткән телебез турындагы шигырьләрне сөйләделәр. Ә нәни дусларыбызның әлеге чарада катнашуы үзгә бер рәхәтлек, самимилек бүләк итте. 2нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәкинә Гыйльманова җитәкчелегендә 5А сыйныф укучылары сәнгатьле итеп укыган шигырьләр берәүне дә битараф калдырмады. Шушы ук гимназия укучысы Мәһди Закировның дәү әнисе Рушания ханым белән башкарган чыгышын залдагылар бик җылы кабул иттеләр. Үз телебездә шулай матур итеп сөйләшкән балаларны күргәч, күңел сөенә, алар безнең милләтебезнең киләчәге!

Чара ахырында Розалия ханым Шәйхетдинова «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе үткәргән «Алсу йөзле балачак» бәйгесендә катнашучы авторларга Рәхмәт хатлары, укучыларга призлар тапшырды. Барысы бергә башкарган «Туган тел» җыры йөрәкләргә көч-куәт өстәде, телебез белән горурлану хисләрен янә бер кат көчәйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев