Чистай үсмерләре армиягә әзерлекне күрсәттеләр
Җәмгыять

Чистай үсмерләре армиягә әзерлекне күрсәттеләр

...

«Ватан» хәрби-патриотик эшләр һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәге базасында 2023 елда хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле үсмерләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча зона спартакиадасы үтте.

Әлеге чараның максаты булып яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм спортның техник һәм хәрби-гамәли төрләрен популярлаштыру тора. Анда Чистай, Алексеевск, Әлки районнары вәкилләре катнашты.

Үсмерләр «Ватан» үзәгенең спорт залына җыелдылар. Егетләр бер сафка тезелде, алар өчен «Басарга! Тигезләнергә! Смирно!» командасы яңгырады. Ярышларга кадәр катнашучылар алдында хореография коллективы чыгыш ясады.

Егетләргә уңышлар теләп сугышчан хәрәкәтләр ветераны Сергей Захаров һәм шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов мөрәҗәгать итте.

— Чистай районы башлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне ярышларда кайнар сәламлим. Ярышларда алган тәҗрибәгез сезгә хәрби хезмәттә дә ярдәм итәчәк дип ышанам. Бүгенге чарада да сезгә уңышлар телим, — диде Михаил Иванович.

Һәр команда ярышларга ныклап әзерләнгән. Катнашучылар пневматик винтовкадан атуда, противогаз киюдә, йөгерүдә, прекладинада күтәрелүдә, гир күтәрүдә, Ак-74 не сүтү-җыюда, аркан тартышуда, «КамАЗ» автомобилен йөртүдә үз көчләрен сынадылар.

Барысы да көйләнгән, әйбәт оештырылган иде. Егетләр командада эшләделәр. Алар үзләренең көчләрен, тизлекләрен, чыдамлыкларын күрсәттеләр.

— Безнең районнан зона этабына иң көчле, иң кыю, иң актив егетләрне сайладылар. Алар район тормышында актив катнашалар, — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Алексеевск районыннан Риназ Баязитов. — Мин моны бик мөһим чара дип саныйм, ул патриотизмны үстерә. Монда алган күнекмәләрнең киләчәктә дә кирәге чыгачак. Авырлыклар характерны чыныктыра, кыюландыра.

Спартакиада нәтиҗәләре

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Чистай командасы, икенче урынны Әлки районы командасы, өченче урынны Алексеевск районы командасы яулады.


Нет комментариев