Чистай районының ике авыл җирлеге республика конкурсында җиңүчеләр булдылар
Җәмгыять

Чистай районының ике авыл җирлеге республика конкурсында җиңүчеләр булдылар

Аларның башлыкларына яңа эш автомобильләреннән ачкычлар тапшырылды

«Казан Экспо» мәйданчыгында Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә автомобильләр тапшырылды. Республика көненә багышланган чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Айрат Әхмәтшин, «ТР муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнаштылар. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Быел муниципаль берәмлекләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм 4 Sollers SF5 микроавтобусы тапшырылды. Смотр-конкурста җиңүчеләр арасында Чистай районының авыл җирлекләре дә бар. Нарат-Елга һәм Булдырь авыл җирлекләре башлыкларына яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырылды.

 

Исегезгә төшерәбез, муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан башлап Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы президиумы карары нигезендә үткәрелә.

Чистай районының рәсми порталы фотосы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев