Чистай районында саклану урыннарыннан запасларны урлыйлар
Җәмгыять

Чистай районында саклану урыннарыннан запасларны урлыйлар

Аерым гражданнар ягыннан җавапсызлыкның һәм вәхшилекнең күзгә бәрелеп торган фактлары теркәлгән

Чистай районының күпфатирлы йортлары подвалларында саклану урыннарын комплектлау буенча планлы эшләр дәвам итә. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда гражданнарның иминлеген тәэмин итү өчен подваллар 5 литрлы шешәләрдә эчәргә яраклы сулар һәм комплектланган медицина аптечкалары белән жиһазландырыла. Керү ишекләрендә махсус код йозаклары куела – алар куркыныч хәл вакытында халык өчен ашыгыч керүне тәэмин итә һәм шул ук вакытта бинаны чит кешеләрдән саклый.

Әмма, ачыкланганча, кайбер кешеләр үзләренең иминлекләре турында кайгыртуны бәяләп бетермиләр. Муниципалитет вәкилләре әйтүенчә, вәхшилек һәм урлау очраклары теркәлгән.

«Кызганычка каршы, аерым гражданнар ягыннан җавапсыз мөнәсәбәт һәм вәхшилек фактлары теркәлгән. Кайбер кешеләр эчәргә дип китерелгән су запасларын, медицина аптечкаларын урлыйлар, кодлы йозакларны боргычлыйлар», – дип сөйләделәр Чистай муниципалитетында.

Әлеге инцидент белән бәйле рәвештә район властьлары чистайлыларга акылга килергә һәм гражданлык җаваплылыгы тоярга чакыра. Муниципалитетта җиһазларны һәм запасларны көндәлектә куллану өчен түгел, ә куркыныч хәлләр туганда кешеләр тормышын коткару өчен урнаштырылуын искә төшерделәр. Су һәм аптечкалар урлау кемнедер иртәгә беренче ярдәмнән коры калдырырга мөмкин.

 

Кодлы йозаклар читләр кермәсеннәр, биредә яшәүчеләр куркыныч вакытта керә алсыннар өчен куела. Йозакны ватып яисә урлап киткән кеше бөтен подъездны куркыныч астына куя. Халыкны уяулык күрсәтергә чакырабыз: урлауларны яисә сезнең йорттагы саклану чараларын ватуларын күрсәгез, битараф үтеп китмәгез –кисәтү ясагыз һәм бу хакта кичекмәстән идарәче компаниягә яисә хокук саклау органнарына хәбәр итегез.

«Безнең уртак йортыгызда тәртип булу безнең һәркайсыбыздан тора. Әйдәгез, безнең гаиләләребезне һәм якыннарыбызны саклау өчен ясалган нәрсәләргә сакчыл карыйк!», – дип билгеләп үттеләр муниципалитетта.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Нет комментариев