Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган 17 якташыбызга мемориаль такта ачылды

Истәлек такталарын 9 мәктәптә куйдылар. Мемориаль такталарны 4 нче мәктәп, 3нче гимназия, Каргалы гимназиясе, Луч, Йолдыз, Чистай Выселкасы, Татар Сарсазы, Түбән Кондрата һәм Кызыл Яр мәктәпләре диварларында урнаштырдылар.

Белем бирү оешмаларында сугышта һәлак булган батырларыбызның туганнары, якыннары, район җитәкчелеге вәкилләре, мәктәп укучылары һәм укытучылар катнашында искә алу митинглары узды.
Безнең бурыч — Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән батырларыбыз хакында истәлекләрне саклау. Без якташларыбыз белән горурланабыз һәм аларны беркайчан да онытмаячакбыз! — диде 4нче мәктәпкә мемориаль такта ачу чарасына килгән район башлыгы Дмитрий Иванов.
Белем бирү учреждениесе диварларында биредә белем алган Александр һәм Алексей Сергеевларның исемнәрен мәңгеләштерделәр.
— Әлеге бертуган егетләребезнең һәрберсенең үз язмышы, бу тормышны һәрберсе үзенчә үткән, әмма аларны бернәрсә берләштерә — алар үз гомерләрен Ватаныбызны саклап корбан иттеләр. Мин Александрны яхшы белә идем, ул башкарма комитетта эшләде. Аның кебек ышанычлы дус булуын һәркем теләр иде. Александр белән эшләве дә рәхәт иде. Аңа бер эшне ике тапкыр кушып торырга кирәкмәде, ул барын да ярты сүздән аңлый иде. Үз эшен менә дигән итеп, намус белән башкарды. Егетләребезне махсус хәрби операциягә җибәргәндә мобилизацияләнгәннәр арасында Александрны күргәч, мин нык гаҗәпләндем. Хакимияттә эшләгәч, аның броне бар иде һәм ул бармый да кала ала иде. Әмма повестка алгач, Александр ике дә уйлап тормый илебезне сакларга барырга карар кылды, — диде башлык Дмитрий Алексеевич. — Ә Алексейны якыннан белмәсәм дә, ул да абыйсыныкы кебек ныклы характерлы һәм максатчан булган.
Мәгариф идарәсе начальнигы Ольга Купцова шулай ук чыгыш ясады. Сергий Радонежский мәхәлләсе побы, иерей Тимофей Маташов дога укыды.
Бер минут тынлыктан соң батырларыбыз истәлегенә такталарны ачтылар.
Һәлак булган батырларыбызның якыннары хәзер иң авыр чор кичерә: алар ирләрен, әтиләрен, улларын югалттылар. Бик якын булган таныш йөзләр чагылган истәлек такталарына карап күпләр күз яшьләрен тыеп кала алмадылар…
— Әлеге такталар яныннан үткәндә безнең бәхетле матур киләчәгебез өчен гомерләрен биргән батырларыбызны искә алыгыз, — дип укучыларга мөрәҗәгать итте Дмитрий Алексеевич.

Түбәндәге батыр якташларыбыз хөрмәтенә мемориаль такталар ачылды:
Рядовой Вәлиев Марсель Марс улы, гвардия рядовое Задков Юрий Анатольевич, гвардия сержанты Васильев Николай Владимирович, кече сержант Воронин Артем Николаевич, ефрейтор Шәфигуллин Азат Ринат улы, капитан Кузнецов Александр Павлович, матрос Парфенов Максим Алексеевич, кече сержант Тулупов Александр Евгеньевич, Чиганаев Вадим Михайлович, рядовой Рузанов Юрий Михайлович, ефрейтор Җәләлиев Айрат Наил улы, өлкән сержант Сергеев Алексей Викторович, кече лейтенант Сергеев Александр Викторович, сержант Шадрин Сергей Алексеевич, гвардия сержанты Шәрифуллин Руслан Җәлил улы, гвардия рядовое Тарасов Олег Викторович, рядовой Минкин Рәфис Рәис улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев