Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистай районы сулыкларында «Балык булсын!» республика акциясе узды

Табигатьне саклау чарасында ярты йөздән артык чистайлы катнашты

Чистай районы сулыкларының берсендә күләмле республика экологик акциясе узды. «Балык булсын!» чарасын ТР биологик байлыклар буенча дәүләт комитетының район бүлеге хезмәткәрләре оештырды.

Сулыкларда яшәүчеләрне кислород кытлыгыннан коткару буенча табигатьне саклау акциясенә 50дән артык кеше теләп кушылды. Чарада Алдынгылар хәрәкәте активистлары, ата-аналар һәм Әтиләр советы вәкилләре, КИУ, КФУ, авыл хуҗалыгы техникумы студентлары, кадет мәктәбе һәм 4нче номерлы мәктәп укучылары, «Батыр» спорт мәктәбе спортчылары һәм тренерлары, мәдәни-ял итү учреждениеләренең үзәкләштерелгән системасы хезмәткәрләре һәм башка битараф булмаган чистайлылар катнашты.

Дәүләт комитеты хезмәткәрләре катлаулы чорда балыкка ничек ярдәм итүләрен, моның өчен нәрсә эшләргә кирәклеген сөйләделәр һәм күрсәттеләр.

— Мондый акция бик актуаль: беренчедән, судагы тереклек ияләре кислород белән сулый, икенчедән, аэрация суны өстәмә чистартырга ярдәм итә — кислород белән реакциягә кереп, пычрак матдәләр су өслегендә күбеккә җыела яки төпкә утыра, — дип аңлатты «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы башлыгы Максим Улыбин.

Чарада катнашучылар сулыкны кислород белән баету өчен махсус прибор — аэратор кулландылар, шулай ук башка ысулдан да файдаландылар: бораулап ясалган чокырларга коры камыш сабаклары тутырдылар.

— Бу чарада күп кешенең: өлкәннәрнең, мәктәп укучыларының, студентларның катнашуы сөендерә. Күпләр гаиләләре белән килгәннәр. Ял көнен без бергәләп файдалы үткәрдек: аралаштык, уйнадык, су астында яшәүче тереклек ияләренә ярдәм иттек. Барысы да бик яхшы булды, барысына да зур рәхмәт! — диде «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы белгече Регина Биктаһирова.

Акциядә катнашучыларның барысы да Рәхмәт хатлары һәм күтәренке кәеф алды.

«Чиста болыннар» дәүләт табигать комплексы тыюлыгы хезмәткәрләре Булдырь авылы Мәдәният йорты методисты Андрей Приданниковка, шулай ук учреждениенең бөтен коллективына «Балык булсын!» акциясен үткәрүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев