Чистай егете Җәлил Минапов дөнья чемпионатында –җинүче
Болгариянең Албена исемле курорт шәһәрендә армрестлинг буенча 46нчы дөнья чемпионаты узды. Ярышларда яшьләр, юниорлар, мастерлар һәм өлкәннәр арасындагы категорияләрдә планетаның иң көчле атлетлары катнашты.
Турнир соңгы елларда үткәрелүче иң күләмле турнирларның берсе булды: анда бик күп милли җыелма командалар катнашты. Алар тамашачыларга күңелле, шул ук вакытта киеренке ярышлар бүләк иттеләр. Берничә ел аерылып торганнан соң дөнья чемпиоатында безнең илебезнең җыелма командасы да катнашты. Аның составында Чистай спортчылары да җиңү өчен көрәштеләр.
Армрестлинг буенча дөнья чемпионатыннан Җәлил Минапов та җиңү белән кайтты. Ул — Чистай егете, хәзер Россия дәүләт университеты студенты. Терәк –хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында чыгыш ясаган Җәлил сул кул буенча беренче, уң кул буенча өченче урынны яулады. Ул ышанычлы төстә Россия спорт мастеры нормативын үтәде.
Җәлил 23 яшькә кадәр булган спортчылар арасында үз авырлык категориясендә иң яше иде. Төрле илләрдән иң көчле спортчыларны җыйган әлеге турнирда җиңү аның үҗәтлеге һәм максатчанлыгы турында сөйли.
Җәлил армрестлинг белән 12 яшьтә «Батыр» спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлый. Тренер тарафыннан салынган осталык аның алдагы җиңүләренең нигезе булып тора. 2нче номерлы лицейны тәмамлагач, ул Мәскәү вузына укырга керә, анда күнекмәләрне калдырмыйча, үз осталыгын камилләштерә бара.
— Минем өчен спортта уңышлар — ул көндәлек хезмәт, үзеңне җиңү һәм якыннарың ярдәме, — дип уртаклаша Җәлил. — Болардан башка беренче күнекмәләрдән алып дөнья пьедесталына кадәр шундый юл үтү мөмкин дә булмас иде.
Дөнья чемпионатына ул җәй буе «Батыр» спорт мәктәбендә әзерләнгән. Җәлил үзе, аның әтисе һәм бабасы мәктәп җитәкчелегенә, Алексей Румянцевка, Сергей һәм Юрий Морозовларга чемпионатка әзерләнгәндә ярдәм күрсәткәннәре өчен чиксез рәхмәтле.
Чемпионның тормышында гаилә дә зур роль уйный. Аның әтисе, бабасы үзләре дә элеккеге спортчылар буларак, һәрваыт аның янәшәсендә, ярдәм итеп торалар.
Чемпион булуына карамастан, Җәлил тыйнак кеше булып кала.
–Ярышлар алдыннан, билгеле, нык дулкынландым, дөнья чемпионаты бит! — дип сөйли ул. — Әмма янәшәмдә якын кешеләрем булу миңа көч бирде. Мин уңышларыма сөенеп туя алмыйм!
Җәлил Минаповның җиңүе — бу шәхси уңыш кына түгел, ә яшь спортчылар өчен ихтыяр көченең, хезмәт сөюнең һәм якыннарның ярдәменең нинди югары максатка ирешергә этәргеч бирүнең ачык мисалы да ул. Алда да чемпионны яңа стартлар, яңа җиңүләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев