Җәмгыять

Чистай районы башлыгы катнашындагы атналык планеркада нәрсә турында сөйләделәр

Чистай муниципалитетында узган аппарат-киңәшмәнең төп темалары – Чистай дәүләт музей-тыюлыгының 2020 елдагы эшчәнлеге, агросәнәгать комплексы эше һәм узган атнадагы оператив хәл. Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-форматта алып барды.

Пандемия шартларында виртуаль киңлектә актив эшләгәннәр

2020 елда Чистай дәүләт музей-тыюлыгы эшенә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр зур үзгәрешләр кертте, дип сөйләде җитәкче Александр Печенкин. Чикләүләр кертелүнең беренче көннәрендә музей-тыюлык килүчеләрне кабул итүне туктаткан һәм үз хезмәткәрләрен читтән торып эшләргә җибәргән. Кыска вакыт эчендә алар виртуаль киңлектә эшчәнлекне оештыра алганнар.

Планлаштырылган чараларның һәм белем бирү программаларының зур күләме онлайн-режимга: социаль челтәрләргә, сайтка, партнерлар порталларына яки махсус платформаларга күчерелгән. Музей-тыюлык хезмәткәрләре ел дәвамында 51 онлайн-чара үткәргән, 120дән артык видеосюжет ясалган.

Эшнең мөһим юнәлешләреннән берсе – туризмны үстерү. 2020 елда пандемия аркасында Чистай дәүләт музей-тыюлыгы теплоходларны 25 июньдә генә кабул итә башлаган, ә 24 сентябрьдә төгәлләгән. 2020 ел навигациясендә музей-тыюлык 39 туристик теплоход кабул иткән. 2020 елда Чистай барлыгы 35 мең кешене кабул иткән, бу фаразланганнан ике тапкырга диярлек кимрәк. Музейларда һәм шәһәр буенча 886 экскурсия үткәрелгән.

 

Техниканы ремонтлау план буенча бара

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең узган атнадагы эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Радик Вафин сөйләде. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 423 тонна сөт савылган. Бер сыердан уртача савым 12,7 килограмм тәшкил иткән.

Район хуҗалыкларында шулай ук минераль ашламалар туплау һәм техниканы ремонтлау эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә тракторларның – 74, чәчкечләрнең – 85, чәчү комплексларының – 61, культиваторларның һәм катнаш агрегатларның 82 проценты ремонтланган. Тракторларны ремонтлауны апрель башына кадәр төгәлләү планлаштырыла.

 

Бер атнада юл-транспорт вакыйгаларында 5 кеше зыян күргән

Атналык оператив хәл турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары – полиция начальнигы Ранил Нәбиуллин хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 9 хәбәр кергән. Сводкада – 3 урлашу, 2 наркотиклар тартып алу, берәр – сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, шартлаткыч матдәләрне законсыз саклау, транспорт чарасы белән кабат исерек хәлдә идарә итү, административ күзәтчелекне бозу очрагы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 289 кеше тоткарланган, 2 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган. 34 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда 5 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 468 кеше административ җаваплылыкка тартылган.


Нет комментариев