Чаң тавышы ишетелгәндә күңел тула: Чистайда чаң кагу фестивале узды
Изге Никольский соборы тирәсенә бөтен Россиядән иң яхшы чаң кагучылар икенче тапкыр «Чистай өстендә чаң тавышы» фестивален уздыру өчен җыелдылар.
Бу ял көннәрендә Чулман буенда үзенә бертөрле — чиста, тирән, күп гасырлык зирәклек белән тулы чаң тавышы яңгырады. Изге Никольский соборы тирәсенә бөтен Россиядән иң яхшы чаң кагучылар икенче тапкыр «Чистай өстендә чаң тавышы» фестивален уздыру өчен җыелдылар. Бу музыкаль вакыйга гына түгел, ә үткән һәм хәзерге заман арасындагы чын күпер, биредә һәр чаң тавышы үзенең кабатланмас тарихын сөйли.
— Чаң тавышы ишетелгәндә күңел тула, — диде Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий. — Бу көй генә түгел, бу безнең тарихыбыз, иманыбыз тавышы. Балаларның һәм өлкәннәрнең бу сәнгатькә бергә өйрәнүләрен, фестивальнең кешеләрне берләштерүен күрү сөендерә.
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов мондый вакыйгаларның шәһәрнең мәдәни тормышының мөһим өлеше булуын ассызыклады: — Чистайның традицияләрне саклау мәйданчыгына әверелүе белән горурланабыз. Чаң тавышы — ул безнең мирасыбыз һәм без аны киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез.
Катнашучылар арасында ерактан килүчеләр дә бар иде.
Минск шәһәреннән иерей Николай Кулинка тәэсирләре белән уртаклашты:
— Белоруссиядә дә чаң тавышын яраталар, әмма монда, Чулман буенда, үзенчәлекле рух сизелә. Чистай үзенең матурлыгы һәм җылы кабул итүе белән гаҗәпләндерә.
Яшь чаң кагучылар тамашачыларда аеруча соклану уятты. Ивановодан унбер яшьлек Савва Калашников чаң белән ышанычлы идарә итте, ә Екатеринбургтан килгән ун яшьлек Илья Тамбасов яшьнең осталыкка комачау итмәвен исбатлады.
Анна Сизова, Станислав Бартенев, Ирина Леонова, Андрей Кочетков башкаруындагы музыкаль номерлар тамашачыларга якты хисләр бүләк итте. Атакайларның чыгышлары да сөендерде — протоиерей Илия Маташов «Богатырьларны»ны башкарды, ә иеродиакон Мефодий «О сколько их» җыры белән тамашачыларның күңелләренә кагылды. Кичә бердәмлек һәм традицияләрне дәвам итү символы булган «Алексеевск чаңнары» белән төгәлләнде.
Фестиваль тәмамланды, әмма аның кайтавазы бу кичне Чулман буена килгән кешеләрнең йөрәкләрендә әле озак яңгыраячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев