Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алмадан как ясыйбыз

Хуҗабикәләрнең йортларында алма исе таралган. Һәм алар аңа төрле кулланыш табалар: кемдер пирог, шарлотка пешерә, ә кемдер сок чыгара, повидло һәм кайнатма ясый.

Без сезгә шикәр кушмыйча, как әзерләргә тәкъдим итәбез. Ул өлкәннәрнең дә, балаларның да күңеленә хуш киләчәк, озын кышкы кичләрдә һәркем өчен файдалы ризык булачак. Мондый вариант аеруча файдалы.

 

Әзерләү барышы

Безгә 4 килограмм алма һәм 100 миллиграмм су кирәк булачак. Алмаларны юабыз, кечкенә кисәкләргә бүләбез һәм кәстрүлгә тутырабыз. Бераз су өстибез һәм даими болгатып, алманы пешерәбез.

Алма җитәрлек йомшаргач, кәстрүльне уттан алабыз, алмага бераз суынырга вакыт бирәбез һәм иләк аша чыгарабыз. Килеп чыккан пюрены кабат утка куябыз һәм куерганчы, артык суы беткәнче, пешерәбез.

Аннары бу массаны табага бераз май сөртеп, юка катлам итеп җәябез.

Һава торышы эссе булганда алма кагын урамда да киптерергә була. Әгәр шартлар мөмкинлек бирмәсә, бераз ачык духовкада, иң акрын утта (80 градус чамасы) тотарга мөмкин.

Какны суыткычта тыгыз рулет итеп төреп сакларга мөмкин, ә табынга куяр алдыннан кечкенә кисәкләргә бүлгәләргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев