Җәйге лагерьларда 3 меңнән артык бала ял итәчәк
Җәмгыять

Җәйге лагерьларда 3 меңнән артык бала ял итәчәк

Туры эфирда сорауларга яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Дамир Хәсәнов җавап бирде

Җәйге каникуллар башланырга бер айдан азрак вакыт калды. Районыбызда сәламәтләндерү лагерьларын әзерләү тулы көченә бара, чөнки тиздән алар 3 меңнән артык баланы кабул итәчәк.

Юллама алу өчен нинди документлар тапшырырга кирәклеге, туклану, иминлек һәм башка күп нәрсәләр турында туры эфирда яшьләр эшләре бүлеге башлыгы Дамир Хәсәнов сөйләде.

– Агымдагы елның җәйге сәламәтләндерү кампаниясендә Чистай районында 3401 бала ял итәчәк. «Кояшкай» лагере өч смена дәвамында – 240 кешене, «Яшьтәш» 330 кешене кабул итәчәк. Җәйге чорда анда биш смена үткәрү планлаштырыла, – дип белдерде Дамир Мансур улы. – «Раздолье» дәвалау-сәламәтләндерү комплексы 230 бала өчен үз ишекләрен ачачак, лагерь дүрт смена дәвамында эшләячәк. «Яшь армияче» палаткалы лагерьда биш смена дәвамында 467 кеше ял итәчәк. Мәктәп яны лагерьлары да эшләячәк, алар 1859 малай һәм кызны кабул итәчәк, ә хезмәт ялы лагерьларына 150 бала киләчәк.

Туры эфир безнең берләшмәнең социаль челтәрендә күрсәтелде. Чистайлылар биргән беренче сорауларның берсе балаларга лагерьга барыр алдыннан үтәргә кирәк булган тикшеренүләргә кагылды.

– Смена башланырга 5 көн кала ял итүчеләр медицина учреждениесе педиатрыннан баланың сәламәтлеге турында белешмә алырга тиешләр. Табиб кан, кал анализы, энтеробиоз нәтиҗәләре турында гомуми мәгълүмат бирә. Шулай ук белешмәдә үсешнең физиологик үзенчәлекләре, кичергән авырулар, тәкъдим ителгән режим, прививкалар булуы күрсәтелә, – дип аңлата спикер.

– Лагерьларда нинди смена юнәлешләре каралган? – киләсе сорау шулай яңгырады.

– Һәр смена билгеле бер тематикада булачак, мәсәлән, гражданлык-патриотик, социаль-иҗади, спорт-сәламәтләндерү, профилактика һәм башкалар.

– Юлламаны рәсмиләштерү өчен документларны кайчан һәм кая тапшырырга кирәк? Бу елга лагерьга юллама сатып алырга мөмкинме?

– Ел саен лагерьларга бару өчен гаризалар 1 марттан кабул ителә. Бүгенге көндә барлык сменалар да формалаштырылган, исемлекләр әзерләнә, әмма гаризалар кабул итү дәвам итә, яздыру резерв урыннарга бара. «Кояшкай» һәм «Раздолье» лагерьларына документларны Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 32-а адресы буенча Яшьләр үзәгендә, «Яшьтәш»кә –Чернышевский урамы, 179 адресы буенча «Ватан» үзәгендә кабул итәләр.

– Лагерьга бюджет юлламасына кем өмет итә ала? Әллә алар барысы да коммерциявиме?

– «Кояшкай», «Яшьтәш» һәм «Раздолье» лагерьларында ял итү өчен бюджет урыннарны әти-әниләре Чистай районының бюджет учреждениеләрендә эшләүче балалар ала ала, моны раслау өчен эш урыныннан белешмә алырга кирәк.

– Безнең лагерьлар террорчылыктан һәм янгын чыгудан никадәр куркынычсыз?

– Барлык сәламәтләндерү учреждениеләрен ачу аларның янгынга һәм террорчылыкка каршы саклануга туры килү шарты белән генә башкарыла. Лагерьлар Чистай районы буенча ведомстводан тыш сак бүлегенең үзәкләштерелгән сак пунктына чыгарылучы сигнализация төймәләре, норматив нигезендә тышкы видеокүзәтү камералары, объектта террорчылык акты яки янгын куркынычы турында кешеләргә оператив мәгълүмат бирүне тәэмин итүче, «аулак зоналар»ны да исәпкә алып, хәбәр итү системалары белән җиһазландырылган. Лагерьлар шулай ук янгын сигнализациясе һәм беренчел янгын сүндерү чаралары: янгын сүндергечләр, мотопомпа белән тәэмин ителгән. Хезмәткәрләр белән иминлек һәм хезмәтне саклау техникасы кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү буенча даими рәвештә күрсәтмәләр үткәрелә. Янгын сүндерү җиһазлары һәм хезмәтләрне ашыгыч чакырту төймәләре таләпләргә туры килүгә даими тикшерелә.

– Лагерьларда көнкүреш шартлары нинди? Санузеллар һәм җылыту бармы?

– «Раздолье»да җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү, ике сауна, бүлмәләрдә һәм шулай ук өлешчә катларда санузеллар бар. «Кояшкай» һәм «Яшьтәш» лагерьларында җылыту каралмаган, чөнки лагерьлар ел әйләнәсе эшләми. Ләкин анда һәрвакыт кайнар су бар. Биобәдрәфләр, мунча һәм җәйге душ урамда урнашкан.

– Лагерьларда туклану ничек оештырылган?

– Сыйфатлы һәм куркынычсыз азык-төлек продуктлары сатып алына, сыйфат контроле даими рәвештә башкарыла. Нормаларга туры китереп, балалар смена дәвамында көненә 5 тапкыр тукланалар.

Бу сорау онлайн тамашачылардан соңгысы булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта лагерьларда корпуслар, урам мәйданчыклары әзерләнә. Җәй җитәргә дә күп калмады һәм без яшь чистайлыларга имин, актив, күңелле ял, уңай тәэсирләр телибез!


Нет комментариев